Тере Танып

Тере Танып (рус. Быстрый Танып) — Пермь краенда башланып, Башкортстанның төньяк районнары аша узучы су артериясе. Агыйдел елгасына кушылып, аның кушылдыгы булып тора. Озынлыгы 345 км.

Елга Пермь краеның Чернушка районнарында башланып, Тәтешле, Балтач, Борай, Калтасы, Кызыл Кама районнары аша ага. Иске Бөртек авылы янында Тере Танып икегә аерыла: Тере Танып турыдан Агыйделгә коя, ә Үле (Черек) Танып атлы болак үз юлында сазлыклар хасил итеп, Агыйделгә түбәнрәк җирдә суын коя.

Елга бассейнының югары һәм түбән өлешендә катнаш урманнар, урта агымда – авыл хуҗалыгы җирләре алып тора. Агымсунуң еллык өлешенә – язын 66%, җәен һәм көзен – 14%, кышын – 14% туры килә.

Кушылдыклары: Көтмәс, Ар, Кизгән, Себергән (сул яклап); Йок, Әҗәк, Гәрә, Мулья, Калтаса, Тыхтем (Тыкчем) (уң яклап).

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.

Тема буенча өстәмә