Калтасы районы

Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеКалтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.

Географик сыйфатлама

Район урман-суарга бай. Урманнар мәйданның 33,6%ын биләп тора. Тере Танып елгасы, 119 елга, елгачык һәм чишмә. Урҗабаш, Борай, Кузбай, Калтасы, Краснохолм, Надеждино нефть ятмалары бар.

Тарих

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Идарә башта Кызыл Түбә авылында урнаша. 1932 елда Кызыл Кама районы белән берләштерелә. Идарә Никулга күчә. 1935 елда район яңадан икегә бүленә. Бу юлы идарә Калтасыда яңа административ бина төзелгәнче Кәлтәй авылына утыртыла.

Халык

Район 77 авылны һәм 8 меңнән артык кеше яшәгән Краснохолмский «моношәһәрен» берләштерә. Иң зур авыллар: Калтасы (2009 елда 4,6 мең кеше яши), Кутерем (1,19 мең), Зур Кәлтәй (0,92 мең).

Рәсми мәгълүматларга күрә районда чирмешләр (Green Arrow Up Darker.svg45,9%), руслар (19%), татарлар (14%), башкортлар (10,2%), арлар (10.1%) яши (2010).

Демография

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]1990[8]1995[8]
47 01147 04471 49432 74327 70527 33628 640
2000[8]2001[8]2002[9][3]2003[8]2004[8]2005[8]2006[8]
29 62529 62728 88128 84028 65728 46028 450
2007[8]2008[10]2009[11]2010[12]2012[13]2013[14]2014[15]
28 29828 29428 28226 26825 63825 21124 725
2015[16]2016[17]2017[18]1 гый 2018[19]1 гый 2019[20]2021[21]
24 39124 03523 61323 06322 63422 168

Танылган кешеләр

Мәгариф өлкәсе

Урта белем

2008-09 уку елында Калтасы районында 27 мәктәп: 15 урта, 12 төп эшләгәннәр. Укучылар саны – 3931. Милләтләре буенча беренче урында мари балалары – 1989 (50,6%), икенче урында татарлар – 819 (20,8%), өченче урында арлар – 368 (9,4%). Район мәктәпләрендә дүрт телдә (мари, татар, удмурт, рус телләрендә) укыту алып барыла.

Районда татар теленә мөнәсәбәт бер дә кешечә диярлек түгел. Бары 5 мәктәптә татар телен укыту оештырылган, дәресләргә 232 бала йөргән. Бу – укучы татар балаларының 27%ы.

Мари телендә 27 мәктәптә 451 укучы укый (мари баласының 23%ы). Мари телен предмет буларак 983 бала укый (49%). Гомумән 30 мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын 1432 бала укый (72%). 5 мәктәптә 78 бала удмуртча укый (22%), барлыгы 7 мәктәптә 235 бала удмурт телен укый,колачлау өлеше — 63 %.[22]

Һөнәри белем

Уфа механика-технология колледжының Краснохолмский урындагы оешмасы 2003 елдан эшли. Әйләнә-тирә районнарны белгечләр белән тәэмин итә, 350 укучысы бар.

Мәгариф

Район газеты «Заря» — «Ӱжара» рус һәм мари телләрендә чыгарыла.

Искәрмәләр

  1. Предварительная оценка численности населения Республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2015. Архивировано 6 февраль 2015 года.
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 http://www.bashstat.ru/perepis2010/info_bulletin2/%D0%A0%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB%203.pdf
  9. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  10. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  11. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  12. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  13. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  14. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  15. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  16. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  17. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  18. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  19. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  20. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  21. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  22. http://adm-kaltasy.ru/up/files/221%20progr%20razv%20obrazov.rar(үле сылтама)

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр