Николай Исәнбаев

Николай Исанбаевич Исанбаев (27 февраль 1929, Түбән Качмаш, Калтасы районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы24 сентябрь 2020, Йошкар-Ола, Мари Иле) – совет һәм россия тел белгече, югары мәктәп укытучысы, фин-угыр телләре белгече. Филология фәннәре докторы (1993), профессор. Мари Иле Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999). Финляндиянең Фин-угыр җәмгыяте әгъзасы (Һельсинки, 1994)[1][2].

Тормыш юлы

1929 елның 27 февралендә Башкорт АССРның Калтасы районы Түбән Качмаш авылында туган. 1936—1940 елларда — Түбән Качмаш башлангыч мәктәбендә, 1940—1944 елларда Калтасы урта мәктәбендә укый. Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, Краснокама педагогия училищесының мари теле бүлегенә укырга керә, аны 1948 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлый[3].

1948 елда Йошкар-Олага күченеп, Н. К. Крупская исемендәге Мари дәүләт педагогия институтының мари теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1952 елда тәмамлый[3].

1952—1955 елларда Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институты аспирантурасында укый. Аны тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында фин-угыр телләре секторының кече фәнни хезмәткәре булып эшли. 1958 елда Йошкар-Олага кайта, Мари фәнни-тикшеренү институтында тел секторы буенча өлкән фәнни хезмәткәр, аннары Н. К. Крупская исемендәге МДПИның рус теле кафедрасы укытучысы булып эшли. 1960 елдан башлап, күп еллар дәвамында, зур булмаган өзеклекләр белән, В. М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында тел секторы мөдире була[3].

1963—1967 елларда — Н. К. Крупская исемендәге МДПИның рус теле кафедрасында өлкән укытучы, 1967—1975 елларда — доцент. 1975 елдан Мари Фәнни-тикшеренү институтының тел секторы мөдире булып эшли[3].

1996 елдан 2009 елга кадәр Н. И. Исанбаев Мари дәүләт университетының фин-угыр телләре кафедрасы профессоры була. Гомуми фәнни стажы — 54 ел, шуларның 23 елы — фәнни-педагогик эшчәнлек стажы[4].

2020 елның 24 сентябрендә Йошкар-Олада вафат булган[1][5].

Фәнни-педагогик эшчәнлеге

Н. И. Исанбаев — 120 гә якын басылып чыккан фәнни хезмәт, шул исәптән бер монография, дүрт уку ярдәмлеге авторы[6].

1952 елдан Мәскәүдә СССР ФА Тел белеме институтының аспирантурасында укый. 1955 елда академик Б. А. Серебренников җитәкчелегендә «Мари телендә н-лы яңа хәл фигыльләр» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[4][3].

1957 елда «Тормышка юллама» («Путёвка в жизнь») беренче совет тавышлы фильмын (1931) яңадан тавышландырганда, Н. Исанбаев мари киноактёры һәм шагыйре Йыван Кырла башкарган Мостафа — караучысыз калган малайлар башлыгы — ролен тавышландыра[1].

Н. И. Исанбаевның «Хәзерге мари телендә „н“ кушымчалы хәл фигыльнең синтаксик функцияләре» дигән беренче фәнни-тикшеренү хезмәте 1958 елда басылып чыга. Хәл фигыльләрне алга таба өйрәнү нәтиҗәсендә «Мари телендә хәл фигыльләр» (1961) монографиясе языла[3].

1989 елда аның «Мари-төрки тел элемтәләре» монографиясенең беренче өлеше басыла, 1994 елда икенче өлеше дөнья күрә, анда татар һәм башкорт алынмалары сүзлеге дә бирелә. 1993 елда Н. И. Исанбаев «Мари-төрки тел элемтәләре» темасына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4][3][7].

Мари дәүләт университетының тарих-филология факультеты мари филологиясе бүлеге студентлары һәм аспирантлары өчен «Мари теленең тарихи фонетикасы һәм тарихи морфологиясе», «Мари-төрки тел элемтәләре» дигән теоретик курслар буенча лекцияләр укый, лаборатор-гамәли дәресләр алып бара. «Фин-угыр белеменә кереш», «Фин-угыр белеме нигезләре» һәм «Фин-угыр халыкларының тел элемтәләре» курсларыннан лекцияләр укый[3]. Мари дәүләт университеты каршындагы докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы була[8].

Төп фәнни-тикшеренү эшчәнлеге мари тел белеменең грамматика, диалектология, лексикография һәм тел-ара багланышлар өлкәсендәге проблемаларны өйрәнүгә багышлана. Диалектология буенча фәнни хезмәтләре көнчыгыш мари сөйләшенең өйрәнелмәгән яки аз өйрәнелгән диалектларын (Алабуга, Минзәлә, Прибельск, Бәләбәй һәм башка сөйләшләрне) өйрәнүгә багышлана. Хезмәтләрендә мари-төрки тел багланышларын һәм мари теленең тарихи грамматикасы мәсьәләләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. 2001 елда аның югары уку йортлары өчен «Мари-төрки тел багланышлары» дигән уку ярдәмлеге басылып чыга[9]. «Мари теленең аңлатмалы сүзлеге»нең күп кенә бүлекләрен төзүдә актив катнаша. Мари-төрки этник һәм тел багланышлары проблемасы буенча аның илебездә дә, чит илләрдә дә (Венгрия, Финляндия, Эстония) басылган ике кисәктән торган монографиясе һәм 30дан артык фәнни хезмәте дөнья күрә. Берничә Халыкара фин-угыр конгрессы (Будапешт, 1960, Таллин, 1970, Сыктывкар, 1985, Йошкар-Ола, 1996, 2000) һәм фин-угыр телләре буенча бөтенсоюз, төбәкара һәм республика фәнни конференцияләре (Мәскәү, 1959, Петрозаводск, 1961, 1979, Йошкар-Ола, 1965, 1969, 1987, Ужгород, 1977, Сыктывкар, 1979, Устинов, 1987 һ.б.) эшендә катнаша[3].

Н. И. Исанбаевның фәнни җитәкчелегендә 3 филология фәннәре кандидаты әзерләнә[1].

Төп фәнни хезмәтләре

Түбәндә Н. И. Исанбаевның төп фәнни хезмәтләре исемлеге китерелә[6][2]:

Монографияләр

  • Исанбаев Н. И. Деепричастия в марийском языке. — Йошкар-Ола, 1961. — 150 с.
  • Исанбаев Н. И. Ч. 1: Татарские и башкирские заимствования // Марийско-тюркские языковые контакты. — Йошкар-Ола: Марийское книжное издательство, 1989. — 176 с.
  • Исанбаев Н. И. Ч. 2: Словарь татарских и башкирских заимствований // Марийско-тюркские языковые контакты. — Йошкар-Ола, 1994.

Дәреслекләр һәм уку-укыту ярдәмлекләре

  • Исанбаев Н. И. Марийско-тюркские языковые контакты: программа по спецкурсу. — Йошкар-Ола: МарГУ, 2000.
  • Исанбаев Н. И. Марийско-тюркские языковые контакты: учеб. пособие. — Йошкар-Ола: МарГУ, 2001. — 80 с.
  • Васильев В. Н., Исанбаев Н. И. Диалект материалым кузе да мом погаш: студент-влаклан полыш = Как собирать диалектологический материал: в помощь студенту. — Йошкар-Ола, 2003. — 72 с.
  • Исанбаев Н. И. Марий исторический фонетик: тунемме книга — Марийская историческая фонетика: учебное пособие. — Йошкар-Ола: МарГУ, 2007. — 188 с.

Фәнни мәкаләләр

  • Исанбаев Н. И. О некоторых следах древнего значения деепричастия на -н в марийском языке // Nyelvtudomany Кözlemények : журнал. — Будапешт, 1958. — Т. 60, вып. I. — С. 59—60.
  • Исанбаев Н. И. Марийский язык // Младописьменные языки СССР : сборник. — М.—Л, 1958. — С. 439—454.
  • Исанбаев Н. И. Синтаксические функции деепричастий на -н в современном марийском языке // Уч. зап. МГПИ им. Н. К. Крупской : журнал. — Йошкар-Ола, 1958. — Вып. 16. — С. 84—99.
  • Исанбаев Н. И. Говор елабужских мари // Вопросы диалектологии и истории марийского языка : сборник. — Йошкар-Ола, 1964. — С. 61—105.
  • Исанбаев Н. И. Новое исследование о марийских глаголах // Вопросы диалектологии и истории марийского языка : сборник. — Йошкар-Ола, 1964. — С. 215—226.
  • Исанбаев Н. И. Из наблюдений над фонетикой говора мензелинских мари // Вопросы марийского языкознания : сборник. — Йошкар-Ола, 1964. — С. 89—103.
  • Исанбаев Н. И. Влияние татарского языка на падежную систему восточномарийских говоров // СФУ : журнал. — 1978. — № 3. — С. 172—177.
  • Исанбаев Н. И. Татарские термины родства в диалектах марийского языка // Вопросы марийской ономастики : сборник. — Йошкар-Ола, 1978. — Вып. II. — С. 34—41.
  • Исанбаев Н. И. Марийско-татарские языковые связи (по данным географических названий) // Вопросы марийской ономастики : сборник. — Йошкар-Ола, 1978. — Вып. II. — С. 19—25.
  • Исанбаев Н. И. История изучения татарских заимствований в марийском языке // Вопросы истории и диалектологии марийского языка : сборник. — Йошкар-Ола, 1979. — С. 5—41.
  • Исанбаев Н. И. Фонетическая адаптация татарских заимствований в диалектах марийского языка // Вопросы истории и диалектологии марийского языка : сборник. — Йошкар-Ола, 1979. — С. 41—102.
  • Исанбаев Н. И. Русские лексические заимствования дооктябрьского периода в марийском языке и их тематические группы // Финно-угроведение : журнал. — 2009. — № 1. — С. 20—38.

Монографияләрдәге һәм фәнни җыентыклардагы бүлекләр

  • Исанбаев Н. И. Аналитические формы модальности в марийском языке // Вопросы марийского языка : сборник. — Йошкар-Ола, 1982. — С. 7—56.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Марий Эл Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1999);
  • «Фидакарь хезмәт өчен. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале;
  • «Хезмәт ветераны» медале (1984);
  • «Йыван Кырла 1909—2009» истәлекле медале (2009);
  • КПССның Мари өлкә комитетының һәм Мари АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы[6][3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Николай Исанбаевич ИСАНБАЕВ. www.marpravda.ru (28 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.
  2. 1 2 ИСАНБАЕВ Николай Исанбаевич. bashenc.online. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 ИСАНБАЕВ Николай Исанбаевич. Марийская история в лицах. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 15 февраль 2020 года.
  4. 1 2 3 В. Н. Максимов. К 95-летию со дня рождения профессора Н. И. Исанбаева (1929–2020) // Финно-угроведение : журнал. — 2024. — № 1 (65). — С. 122-126.
  5. Умер профессор Николай Исанбаев. kidsher.ru (29 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.
  6. 1 2 3 Исанбаев Н.И. mari-lab.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.
  7. Марийско-тюркские языковые контакты (автореферат). cheloveknauka.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.
  8. Н. Н. Глухова. К 85-летию профессора кафедры финно-угорской и сравнительной филологии института национальной культуры и межкультурной коммуникации Н. И. Исанбаева // Вестник Марийского государственного университета : журнал. — 2014. — С. 199-200.
  9. Марийско-тюркские языковые контакты / Н. И. Исанбаев ; Марийский НИИ яз., лит. и истории им. В. М. Васильева - Search RSL. search.rsl.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 февраль 2021. Архивировано 22 февраль 2021 года.

Әдәбият

  • сост. Мочаев В. А. Марийская биографическая энциклопедия. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2007. — С. 154. — 2032 экз. — ISBN 5-87898-357-0.
  • Айплатов Г. Н., Исанбаева У. С., Ятманов Л. И., Мочаев В. А. Марийская биографическая энциклопедия : Исанбаев Николай Исанбаевич. — Йошкар-Ола: Марийский биографический центр, 2017. — С. 180. — 606 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-905314-35-3.