Бишбүләк районы

Бишбүләк районы (рус. Бижбулякский район) – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеБишбүләк авылы, ул Уфадан 230 км, якындагы Приютово тимер юл станциясеннән 40 км ераклыкта урнаша.

Тарих

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География

Бишбүләк муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын көньягында урнашкан. Мәйданы 2 134 км² тәшкил итә. Бишбүләк районы Әлшәй, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары белән һәм Оренбург өлкәсе белән чиктәш.

Районның төньягында Ык елгасы башлана, көньяк өлешендә – Дим елгасы ага, кушылдыклары – Мәнәвез, Өязе.

Районның 16%ын урманнар алып тора.

Халык

85 авыл бар, иң эреләре: Бишбүләк (2009 елда 6,4 мең кеше яши), Кыңгыр-Мәнәвез (1,36 мең), Михайловка (1,31 мең), Ает (1,26 мең), Дим (1,02 мең), Базлык (1 мең), Кошъелга (0,86 мең), Усак-Кичү (0,84 мең).

Демография

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2008[8]
39 58737 46438 54832 54327 78127 99927 782
2009[9]2010[10]2012[11]2013[12]2014[13]2015[14]2016[15]
27 58326 08025 36124 82524 12423 65323 315
2017[16]1 гый 2018[17]1 гый 2019[18]2021[19]
22 98422 51122 05222 134

Милли состав

Ел чуашлар татарлар башкортлар руслар
1970 31,4 % 8,3%
1989 37,5% 35 % 10,4%
2002 40 % 26,3 % 21,5 % 10,6%
2010 35,3 % 26,1 % 22 % 11,8%

Мукшылар (эрзә) – 3,6%.

Район җирендә туган танылган кешеләр

Советлар Берлеге Каһарманнары

Икътисад

Районда нефть ятмалары ачыкланган (Шкапов, Дим, Сатай ятмалары). Нефть ятмаларын Башнефть АҖҖ кызы – «Ишембайнефть» хезмәтләндерә.

Авыл хуҗалыгы

Бишбүләк районында төрле укладлы авыл хуҗалыгы комплексы пәйда булган. Районда 24 эре хуҗалык (ААҖ), 13 «иманлы ширкәт», 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 125 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын «Җиргән МТС» Бишбүләк филиалы төзекләндерә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча база булдырылган. 7 тегермән, 7 пекарня, «Уралсиб-Бишбүләк» сөт заводы, аена 40 т ит куәтле ит хәзерләү цехы.

Транспорт

Бишбүләк районы аша 4нче төркем Кыргыз-Миякә-Бишбүләк юлы уза, күрше районнар һәм Оренбург өлкәсе белән аралашу өчен 5нче төркем юллар хезмәт итә. Юлларның тулаем озынлыгы – 471 км, яхшы каты өслекле юллар – 163 км (34,7%).

Районда шулай ук ведомство юллары бар – 92,3 км, аларның яхшы өслеклеләре – 75%. Бу юллар нефтьчеләргә хезмәт итә.

Мәгариф өлкәсе

Бишбүләк районында 30 мәктәп әлегә бар: 11 башлангыч, 11 – төп, 17 тулы урта. 3375 укучы бар.

Матбугат

Бишбүләк районының «Якты юлдан» дип аталучы иҗтимагый-сәяси газеты чыгарыла. Оештыручысы: Бишбүләк район Советы. 1931 елдан башлап чыга. Татар теленнән тыш, газета шулай ук русча һәм чуашча чыгарыла. Атнага 3 тапкыр чыга. Айга 2 тапкыр башк. "Дим буйҙары" гәҗит - кушымтасы чыгарыла.

Искәрмәләр

  1. СССР җанисәбе (1939)
  2. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  3. СССР җанисәбе (1959)
  4. СССР җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. СССР җанисәбе (1989)
  7. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  8. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  9. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  12. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  13. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  14. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  15. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  16. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  17. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  18. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  19. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр