Яков Ухсай

Я́ков Гаври́л улы Ухса́й (чын фамилиясе Ники́форов, чуаш. Ухсай (Никифоров) Яков Гаврилович) — чуаш халык шагыйре, драматург, «Тӑван Атӑл» («Туган Идел») журналының баш мөхәррире.

Тәрҗемәи хәл

1911 елның 26 ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Слакбаш авылында туган (хәзерге Башкортостанның Бәләбәй районы).

Башлангыч белемне Бишбүләк крестьян яшьләре мәктәбендә алган. Уку вактытында әдәбият белән шөгыльләнә башланган, аның шигыйрьләре «Колхоз хезмәте» гәҗитендә басылганнар.[1] 1930-1933 елларда Мәскәү университетының әдәбият факультетында укыган, анда ул Муса Җәлил белән якын таныша. Күп еллар Ухсай Мәскәүдә басылган «Коммунар» чуаш гәҗитенең мөхәррире булып эшләгән, БАССР ХКС каршындагы Мәҗит Гафури ис. тел, әдәбият һәм тарих милли-тикшеренү институтының хезмәткәре булып торган, Батыр һәм Сембер педагогик укуханәләрендә чуаш телен укыткан.

«Тӑван Атӑл» журналының баш мөхәррире булып эшләгән.

1986 елның 7 июлендә Чабаксар шәһәрендә вафат булган.

Төп әсәрләр

  • «Кĕлпук мучи» (Келбук бабай)
  • «Ача чухнехи çăлтăр» (Балачагым йолдызы)
  • «Хура тăпра» (Кара туфрак)
  • «Салтак» (Сугышчы)

Истәлек

  • Чабаксарда Ухсай исемен йөртүче урам һәм мәдәният сарае бар, Слакбаш авыланда Ухсай музей-йорты ачылган.