Әнвәр Сөләйманов

Әнвәр СөләймановБашкортстанда яшәүче татар журналисты.

Ул Башкортстанның Бишбүләк районында туып үсә. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, гомерен журналистикага багышлый — башта туган районында, аннан соң Уфада, республика матбугат басмаларында хезмәт итә. «Кызыл таң», «Өмет»нең үз хәбәрчесе була. 2011-2014 елларда Ярмәкәй район гәзитендә (Ярмәкәй яңалыклары) хезмәт итә.

2010 елда Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында журналистның «Җирдәге йолдызлар» исемле китабы басылып чыкты. Анда авторның Башкортстан туып, Татарстанда яшәүче күренекле 57 татар шәхесе хакында язылган очеркалары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган.