Габдулла Әхмәтшин

Габдулла Габдрахман улы Әхмәтшин (14 октябрь 1921, Яңа Биктәш, Уфа губернасы25 май 1984, Уфа) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, драматург, журналист, тәрҗемәче. Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981). 1951 елдан — ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1921 елның 14 октябрендә Уфа губернасының Бәләбәй кантоны (хәзерге Бишбүләк районы), Яңа Биктәш авылында туа.

1938 елда Ярмәкәй районының Исламбакты җидееллык мәктәбен тәмамлап, Ярмәкәй районының «Сталин юлы» (хәзерге «Ярмәкәй яңалыклары») газетында җаваплы сәркатип булып эшли. Бер үк вакытта читтән торып Бәләбәй педагогия училищесында укый. 1940 елда «Яшь төзүче» (хәзерге «Йәншишмә») газетының балалар иҗаты бүлеге мөдире һәм мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Карелия һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында сугыша. Украина өчен барган бәрелешләрдә ике тапкыр яралана. 1943 елда дивизия газеты мөхәррире урынбасары итеп билгеләнә. Соңрак III Украина фронтының «Совет сугышчысы» газетында хәбәрче-оештыручы булып эшли. Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Чехословакия, Австрияне азат итүчеләр турында очерклар яза.

Сугыштан соң, 1946—1973 елларда, «Совет Башкортстаны» газетында, «Һәнәк» журналында хәбәрче, бүлек мөдире вазифаларын башкара. Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында (1949-1953) белем ала һәм әлеге уку йортын тәмамлаган беренче Башкортстан язучысы була.

1984 елда Уфада вафат була.

Иҗаты

Беренче хикәяләре матбугатта 1939 елда басыла. Сугыш елларында иҗат иткән очеркларында Туган илен һәм чит илләрне азат итүче каһарман совет сугышчысын сурәтли. 1956 елда аның «Безнең басуларда» исемле беренче очерклар җыентыгы нәшер ителә.

«Туй күлмәге», «Югалган хатлар», «Урау-урау юллардан», «Онытмагыз безне, туганнар!», «Яр буенда учаклар» пьессаларын яза. Язучы — «Тальян гармун» музыкаль комедиясе (1948) һәм «Югалган хатлар» драмасы авторы. «Тальян гармун» әсәре башта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куела. Соңрак "Тальян гармун"ны Татарстан, Үзбәкстан, Казакъстан театрларында да сәхнәләштерелә[1]. Драматург даими рәвештә бер актлы пьесалар һәм миниатюралар иҗат итә.

Сибай, Салават драма театрларының эшчәнлеген, ССРБ халык артисты Арслан Мөбәрәков иҗатын өйрәнеп, алар турында китаплар яза.

Максим Горький, Антон Чехов, Иван Тургенев әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Яңа Биктәш авылында Габдулла Әхмәтшин урамы бар.

Искәрмәләр

  1. Башкортстанда танылган драматург Габдулла Әхмәтшинны искә алалар. «Татар-информ» МА (18 октябрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2022. Архивировано 8 октябрь 2022 года.

Әдәбият

  • Ахметшин Г. Г. На наших полях: Очерки / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Баш-книгоиздат, 1956. — 68 с.
  • Ахметшин Г. Г. Тальянка: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1960. — 122 с.
  • Ахметшин Г. Г. Арслан Мубаряков / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1963. — 40 с.
  • Ахметшин Г. Г. Волны Ак-Идели: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Баш-книгоиздат, 1963. — 160 с.
  • Ахметшин Г. Г. Целинный театр / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1966. — 48 с.
  • Ахметшин Г. Г. Я сам и мои братья / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1966. — 104 с.
  • Ахметшин Г. Г. Салаватский театр / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1967. — 38 с.
  • Ахметшин Г. Г. Пьесы / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башкнигоиздат, 1970. — 270 с.
  • Ахметшин Г. Г. Пьесы / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1980. — 232 с.
  • Ахметшин Г. Г. Подвенечные платья: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1982. — 352 с.

Чыганаклар

  • Габдрахманов Т. Щедра на таланты земля / Т. Габдрахманов // К новым победам. — 1990. — 7 авг. — С.2.
  • Сɵлəймəнов Ә. З. "Тальян гармун"ы күңеллəрдə сагыш булып чыңлый / Ә. З. Сɵлəймəнов // Бергəлəп матурлыйк бу дɵньяны. — Бəлəбəй: ГУП Белебеевская городская типография. — 2002. — С.61-64.
  • Шарафлисламов М. Д., Гареев Р. В. Ими гордится родная земля / М. Д. Шарафлисламов, Р. В. Гареев // Земля Ермекеевская … / Под ред. В. Я. Бабенко. — Уфа: Полиграфкомбинат, 1999. — С. 328.

Сылтамалар