Мәләвез районы

Мәләвез районы (рус. Мелеузовский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Мәләвез шәһәре.

94 авылны 18 авыл Советы берләштерә.

Тарих

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

1930 елда Мәләвез 27 колхозны берләштергән район үзәге була. Бөек Ватан сугышы елларында Мәләвезнең 12 каһарманы Советлар Союзы Герое, ә ике фронтовик «Дан» орденының тулы кавалеры исеменә лаек була.

Сугыштан соңгы елларда биредә кирпеч, тимер-бетон конструкцияләр, шикәр заводлары, агач эшкәртү комбинаты, башка предприятиеләр ачыла. 1958 елда 17 мең кеше яшәгән Мәләвезгә шәһәр статусы бирелә. Республика әһәмиятендәге химия заводы һәм башка сәнәгать объектларының сафка басуы белән беррәттән, Мәләвездә берсеннән-берсе матур яңа микрорайоннар, торак кварталлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханә шәһәрчеге һәм башка объектлар үсеп чыга.

География

Мәләвез муниципаль районы республиканың төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы 3254 км² тәшкил итә. Мәләвез районы Стәрлетамак, Ишембай, Бөрҗән, Күгәрчен, Куергазы, Федоровка һәм Стәрлебаш районнары белән чиктәш.

Халык

Иң эре торак урыннары: Җиргән (2009 елда 4,57 мең кеше яши), Воскресенское (1,86 мең), Нөгеш (1,28 мең), Нордовка (1,21 мең), Дарьино (1,02 мең), Корнеевка (1,02 мең).

Демография

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2008[9]
44 07057 96863 82130 28126 50926 72388 735
2009[10]2010[11]2012[12]2013[13]2014[14]2015[15]2016[16]
88 49888 54987 15086 57785 71485 23884 784
2017[17]1 гый 2018[18]1 гый 2019[19]2021[20]
84 04283 20282 00081 876

Район җирендә туган танылган кешеләр

Икътисад

Соңгы елларда исә Мәләвездә мәдәният һәм зур спорт сарайлары, ике бизнес-үзәк, дүрт сәүдә комплексы, технологияләр һәм идарә итү буенча белгечләр әзерләүче Мәскәү университеты филиалы, социаль әһәмияттәге башка күп биналар сафка басты. Мәләвезлеләр торак төзелешенә дә игътибарны елдан-ел арттыра. Быел, мәсәлән, 44,3 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу узган елдагы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк. Алдагы елларда яңа ТЭЦ, боз сарае төзү, шәһәр стадионын үзгәртеп кору күздә тотыла. Россия дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия булган объект — елына 15 мең тонна күркә ите җитештерәчәк заманча комплексның беренче чираты эшли башларга тиеш.

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдәге уңышлары буенча Мәләвез районы 2008 елда республикада икенче урынга чыкты. Бураларга 208,2 мең тонна ашлык салынды. Бу сан 2005 елдагы белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк. Шикәр чөгендере үстерүдәге уңышлар да шатландыра. Ә көнбагыш игүдә исә мәләвезлеләр инде берничә ел иң алдынгылар исемлегендә. Районның «Трудовик», Салават исемендәге, «Ашкадар», «Сухайлы», «Дружба» хуҗалыклары, «Старт», «Маяк», «Атлант», «Горинское», «Флора» фермер хуҗалыклары аеруча югары җитештерүчәнле эшли.

Истәлекле урыннар

Билгеле сәүдәгәр Хәбибулла Усманов 1905 елда Мәләвездә салдырган мәчет бинасы, мәсәлән, бүген дә тарихи кыйммәтен югалтмаган.

Иң зур истәлек — Нөгеш сусаклагычы.

Искәрмәләр

  1. Мәләвездән башка
  2. СССР җанисәбе (1939)
  3. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. СССР җанисәбе (1989)
  8. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  9. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  10. http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
  11. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  12. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  13. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  14. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  15. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  16. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  17. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  18. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  19. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  20. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр