Яңавыл районы
Байрак
| |
Башкала | Яңавыл |
---|---|
Халык исәбе | 44 911 (2017, халык санын бәяләү, даими яшәүче халык, {{ cite web | url = http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar | title = Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 года | date = 2017-07-31 | accessdate = 2017-07-31 | archiveurl = http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar | archivedate = 2017-07-31 |lang=ru}}) |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 2,094 км² |
Координатлар | 56.2667°N 54.9333°E, 56.25°N 54.91667°E |
Яңавыл районы (баш. Яңауыл районы, рус. Янаульский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Яңавыл шәһәре.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килә. Үзәге итеп Кызыл Октябрь бистәсе тәгаенләнә. 1938 елдан — Яңавыл бистәсе. 1933-34 елларда локомотив депосы, электр станциясе, кирпеч заводы һәм башка мөһим объектлар төзелә.
1946 елда Яңавыл ГЭСы төзелә, авылларга электр кертелә. Кыска вакыт эчендә авыл хуҗалыгы аякка бастырыла. 60-80нче елларда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, фермалар төзелә, юлларга асфальт җәелә. Район сәнәгате үсешенә “Краснохолмнефть” идарәсе, урман хуҗалыгы, май-сыр комбинаты, консерва, кирпеч заводлары зур өлеш кертә. 1964 елда район җирендә нефть табыла.
Район 103 торак урынын берләштерә, алар 18 авыл советына һәм 1 шәһәр советына буйсына.
География
Яңавыл муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында чыгынкы бер җирендә урнашкан. Ул Пермь крае һәм Удмуртия белән чиктәш.
Яңавыл районы җиреннән Бүә елгасы ага. Аның өстенә Карман ГЭСе урнаштырылган. Районның 23,2% җире урман белән капланган.
Файдалы казылмалардан нефть бар: Игрово, Вояды, Чытырман, Байсар һәм Львов ятмалары. Шулай ук кирпеч сугу өчен чимал (Буй, Яңавыл карьерлары), ком-таш катнашмасы (Әтлегәч).
Халык
Халык саны – 48905 кеше (2010). Халыкның күпчелеге Яңавылда яши. Районда татарлар һәм татар телле башкорт, шулай ук арлар (2002 ел сан алуы буенча – 6821 кеше), руслар (5822), чирмешләр (3426) яши.
Демография
1939[3][4] | 1959[5][4] | 1970[6][4] | 1979[7][4] | 1989[8][4] | 2002[9][4] | 2008[10] |
---|---|---|---|---|---|---|
66 200 | ↘64 399 | ↘63 551 | ↘53 722 | ↘48 572 | ↘22 861 | ↗27 457 |
2009[11] | 2010[12] | 2012[13] | 2013[14] | 2014[15] | 2015[16] | 2016[17] |
↗49 145 | ↘48 134 | ↘47 343 | ↘46 909 | ↘46 318 | ↘45 856 | ↘45 354 |
2017[18] | 1 гый 2018[19] | 1 гый 2019[20] | 2021[21] | |||
↘44 911 | ↘44 360 | ↘43 870 | ↘43 593 |
Район җирендә туган танылган кешеләр
- Мәгъсүм Имаметдинов — Советлар Союзы Герое (1945)
- Гайнанша Хәйдәршин — Советлар Союзы Герое (1944)
Язучылар:
- Нурихан Фәттах,
- Нил Юзиев,
- Илдар Юзеев,
- Гайнан Әмири,
- Саҗидә Сөләйманова,
- Риза Ишморат,
- Әдип Маликов,
- Фәрит Суфияров,
- Сәет Кальметов,
- Риф Насыйбуллин, ар шагыйре,
- Валериан Васильев, чирмеш галиме, профессор,
- Радик Гәрәев — җырчы,
- Эрот Зарипов — рәссам,
- Нәфкать Нигъмәтуллин — җырчы
- Рәшит Ханнанов (1938), юридик фәннәр докторы (1992), профессор (1994). РФ (1997) һәм БАССР (1990) атказанган юристы.
Икътисад
Яңавыл районында сәнәгате дә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.
Нефть ятмаларын Башнефтенең бүлеге НГДУ «Краснохолмскнефть» файдалана. 2009 елда 0,9 млн тонна “кара алтын” чыгарылган. Бар 21 күмәк хуҗалык, 3 совхоз, 1 балыкчылык хуҗалыгы. 72 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларда җылытмаларда яшелчәләр үстерәләр. Шәхси хуҗалыклар 65% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә. 2009 елда 98% бәрәңге, 78% яшелчә, 77% кош һәм терлек ите, 78% сөт савылган, 75% бал.[22]
Транспорт
Яңавыл – Горький тимер юлының әһәмиятле станциясе.
Мәгариф
Районда 2006-07 уку елында башкорт теле һәм әдәбиятын — 5792 бала, татар теле һәм әдәбиятын — 824, ар телен — 519, чирмеш теле һәм әдәбиятын 250 бала өйрәнә.[23]
Матбугат
Район газетасы «Октябрь юлы» (хәзер “Яңавыл таңнары”) 1931 елдан чыга. 1939 елда русча чыга торган «Путь Октября» (хәзер “Янаульские зори”) барлыкка килә. 1955 елдан “Яңавыл таңнары” дубляжга калдырылган.
Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга[24].
1993 елда барлыкка килгән Яңавыл телевидениесе рус һәм башкорт телләрендә эфирга чыга.
Чыганаклар
- Официальный сайт Янаульского района. О районе 2016 елның 6 март көнендә архивланган. (рус.)
- Төньяк бизәк — Яңавыл, йолдыз булып яна ул!(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ http://www.yanaul.ru/?part_id=183,464
- ↑ Фамилия Бәзгетдин исеменнән ясалган булса кирәк
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
- ↑ http://www.gks.ru/dbscripts/munst/munst80/DBInet.cgi?pl=8112027
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
- ↑ http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Социально-экономическое положение в январе-декабре 2009 года(үле сылтама)
- ↑ «“Туган тел-2007” конкурсына рәхим итегез!»
- ↑ http://yanzori-rb.narod.ru/