Нәфкать Нигъмәтуллин

Нәфкать Хәмит улы Нигъмәтуллин (рус. Нафкат Хамитович Нигматуллин; 16 ноябрь 1962, Уракай, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — СССР һәм Россия татар эстрада җырчысы. Татарстанның халык артисты (2012)[1], Татарстан Республикасының атказанган артисты (2007)[2].

Тәрҗемәи хәле

1962 елның 16 ноябрендә Башкортстан АССР Яңавыл районы Уракай авылында туа[2]. Биш яшендә әнисен югалта, мәктәп-интернатта тәрбияләнә[3].

Армиядә хезмәт иткәч, Казанга күченә. 1984 елда Казан элемтә электротехникумын, 1989 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шуннан соң Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли[4]. 1998 елда Казан музыка училищесының вокал бүлеген (З. Г. Хисмәтуллина сыйныфы) тәмамлый[2].

Иҗаты

Соло карьерасын 1990 нчы еллар азагында башлый. Лирик-драматик тенор тавышына ия[2]. Җырчының репертуарында татар халык җырлары, шулай ук композиторлар С. Садыйкова, Р. Яхин, Р. Әхиярова һәм башкаларның әсәрләре бар. «Сине эзләп», «Сиңа гына», «Көнгә биш кенә минут» җырлары аңа аеруча зур танылу китерә[2].

Башкару стиле хисчәнлеге һәм үтемлелеге белән аерылып тора. Иҗатында Нәфкать Нигъмәтуллин моңлы, лирик һәм патриотик җырларга өстенлек бирә[3].

Дискография

  • «Көнгә биш минут»[4];
  • «Әй, җаныем, җанашым»[4].

Тәнкыйть

Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм тыңлаучылар Нәфкать Нигъмәтуллинның башкару манерасын Башкортстанның халык артисты Фидан Гаффаровныкына охшаш булуын билгеләп үтәләр[4].

Иҗтимагый эшчәнлеге

Татарстан Республикасының мәдәни һәм патриотик чараларында катнаша. 2022 елда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән уздырылган «Барысы да җиңү өчен!» марафонында чыгыш ясый[5].

Гаиләсе

Хатыны — Илсөя. Кызы — Алсу[4][3].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Рустем Хамзин и Нафкат Нигматуллин стали народными артистами Татарстана (рус.). Татар-информ (24 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.
  2. 1 2 3 4 5 Нигматуллин Нафкат Хамитович (рус.). Татарская энциклопедия «Татарика». Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.
  3. 1 2 3 Нафкат Нигматуллин: «После смерти мамы в пять лет я сделал первый осознанный выбор в жизни» (рус.). Татар-информ (17 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.
  4. 1 2 3 4 5 Нигматуллин Нафкат Хамитович (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.
  5. В Татарстане завершился марафон «Всё для победы!»: собрано более 3,7 млн рублей (рус.). Татар-информ (27 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 октябрь 2024.

Сылтамалар