Рөстәм Яхин

Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин (рус. Русте́м Мухаметхазе́евич Я́хин, 16 август 1921, Казан23 ноябрь 1993, Казан) — совет һәм россия татар композиторы, пианисты һәм музыкаль педагог. СССРның халык артисты (1986). Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының музыка авторы.

Тормыш юлы

undefined

1921 елның 16 августында Казанда хезмәткәр гаиләсендә туган.

13 яшеннән музыка белән шөгыльләнә башлый. П. И. Чайковский исемендәге 1 номерлы Казан балалар музыка мәктәбен укытучы А. В. Чернышёва классы буенча тәмамлый. 1937 елда Мәскәүгә күчеп килә, анда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесында А. Г. Руббах классында фортепиано буенча укый. Башланган Бөек Ватан сугышы аның укуын өзә.

1942 елда Кызыл Армия сафларына алына[1]. Сугыш вакытында зенит-артиллерия дивизиясендә укчы, аннары Мәскәү ПВО фронтының җыр һәм бию ансамблендә пианист-аккомпаниатор булып хезмәт итә (1942—1945).

1950 елда Мәскәү консерваториясен В. А. Белый һәм Ю. А. Шапориннан композиция классы буенча, шулай ук В. М. Эпштейннан махсус фортепиано классы буенча тәмамлый. Укуы беткәч, Казанга кайта, анда 1950—1952 елларда Казан консерваториясендә композиция һәм камера ансамблен укыта.

Яхин концерт-башкару эшчәнлеге белән актив шөгыльләнгән беренче татар пианист-солисты буларак билгеле. Ул Советлар Союзы шәһәрләре буйлап күп тапкырлар гастрольләрдә була, үз әсәрләрен дә, башка композиторларның музыкасын да башкара. 1968 елда Финляндиядә, ә 1977 елда Югославиядә Халыкара заманча музыка фестивалендә концертлар белән чыгыш ясый.

Г. Столяров, В. Павлов, Г. Рождественский, Н. Факторович, Ф. Мансуров, А. Фридлендер, Н. Рәхлин һәм башка дирижерлар белән симфоник концертларда солист сыйфатында катнаша.

Аның әсәрләрен танылган җырчылар: А. Огнивцев, А. Ведерников, А. Днишев, Р. Җаманова, А. Кривченя, Е. Серкебаев, Г. Туфтина, Н. Поставничева һәм башкалар башкара.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының музыка авторы булып тора[2].

1948 елдан СССР Композиторлар берлеге әгъзасы. Күп тапкырлар РСФСР Композиторлар берлеге һәм Татарстан АССР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы булып сайлана.

1993 елның 23 ноябрендә Казанда вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Гаиләсе

  • Хатыны — Хәлимә Закир кызы Таҗетдинова (1923—2004), балалары булмый.

Бүләкләре һәм исемнәре

Төп әсәрләре

  • Фортепиано белән оркестр өчен концерт (1951);
  • Кантаталар: «Урал» (К. Даян сүз., 1950), «Идел» (Р. Харис сүз.);
  • Камера-инструменталь әсәрләр: скрипка һәм фортепиано өчен соната (1950) һәм поэма (1954), элегия, сүзсез җыр, музыкаль момент;
  • Тавыш һәм фортепиано өчен: 400 дән артык җыр һәм романс, шул исәптән «Дулкыннар» (М. Җәлил сүз.), «Китмә, сандугач» (Г. Зәйнашева сүз.), «Күңелемдә яз» (Г. Насретдинов сүз.), «Җырларым» (А. Ерикеев сүз.), «Онытылмас вальс» (Н. Дәүли сүз.);
  • Драма спектакльләренә музыка.

Исемен мәңгеләштерү

  • Казанда, композитор яшәгән Зур Кызыл урамдагы 15 нче йортта мемориаль такта куелган;
  • Казанның 3 нче музыка мәктәбенә Рөстәм Яхин исеме бирелгән;
  • 2003 елдан Казанда Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара пианистлар конкурсы үткәрелә;
  • 2017 елның 16 августында Казанда, Зур Кызыл урамдагы скверда композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла (авторлары — скульпторлар Асия Миңнуллина, Андрей Балашов һәм архитектор Герман Бакурин)[3][4].

Искәрмәләр

  1. Яхин Рустем Мухамедхазеевич. Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.» (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  2. Яхин Рустем Мухаметхазеевич (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  3. Соловей татарского народа: в Казани торжественно открыли памятник Рустему Яхину (рус.) (23 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.
  4. Казани состоялось торжественное открытие памятника татарскому композитору, народному артисту СССР Рустему Яхину (рус.). Казанские истории (16 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 март 2026.

Әдәбият

  • Нуруллин Р. Г. Яхиннар. — Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2016. — 208 б. — 500 д. — ISBN 978-5-906701-70-1.
  • Хайруллина З. Ш. Рустем Яхин. — Казань: Татарское книжное издательство, 1971. — 68 с.
  • Дулат-Алеев В. Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — 314—337 с. — ISBN 5-85401-082-8.

Тема буенча өстәмә