Фәхри Насретдинов
Фәхри Насретдинов | |
---|---|
Фәхри Хөсәен улы Насретдинов | |
Тулы исеме | Фәхри Хөсәен улы Насретдинов |
Туган көне | 23 октябрь 1911 (112 яшь) |
Туган | |
Вафат көне | 1986 |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | җырчы (тенор) |
Бүләк һәм премияләр |
Фәхри Хөсәен улы Насретдинов. — Татарстан Республикасының һәм РСФСРның халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
Фәхри Насретдинов 1911 елның 23 октябрендә Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында крестьян гаиләсендә туа. Бу гаиләдә татар халык җырларын бик яраталар һәм матур итеп җырлый дә беләләр. Әмма 1921 елгы ачлык вакытында балалар ятим калалар һәм олы абыйсы Фәхрине Мәскәүгә алып китә. Анда ул мәктәптә укый, соңыннан текстиль фабрикасында эшли башлый, шулай ук фабрика каршындагы драмтүгәрәккә йөрергә дә вакыт таба. Балачактан ук җыр яратуы, җырчы булу теләге аны Мәскәү эшче татар күчмә театрына алып килә, Мәскәү музыка техникумын да бетерә, Мәскәү Дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә дә кабул ителә.
Гомумән алганда, Фәхри Насретдиновка тумыштан гаҗәеп матур, моңлы, сагышлы тавыш бирелгән. Татар опера театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул сәхнәдә лирик тенор тавышына язылган милли һәм классик операларда төп рольләрне беренче булып башкарды. Бу – Ленский («Евгений Онегин»), Фауст («Фауст»), Җик-Мәргән («Алтынчәч»), Галимҗан («Башмагым»), Вәли («Тапшырылмаган хатлар»), Кирәмәт («Качкын» операсы) һ. б.
Фәхри Насретдиновның геройлары — саф күңелле, чиста уйлы, тирән гыйшыкка бирелгән ир-егетләр. Шуңа күрә дә җырчының тавышы мәхәббәт хисенә искиткеч бай булды, үзен сәхнәдә табигый тотышы белән артист геройның чынбарлыгына ышандыра ала иде. Балачактан халык моңын, аның телен йөрәгенә сеңдереп үскән авыл малае булуы белән Фәхри Насретдинов концертларда да дан казанды.
Ул 1986 елда вафат була.
Хәтер
- 1996 елда Шәмбалыкчыда музее ачыла.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- 23 октябрь көнне туганнар
- 1911 елда туганнар
- Тәтеш өязендә туганнар
- 1986 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- РУВИКИ:Рәсемнәрсез мәкаләләр
- Калыплар:Иҗади премияләр
- Калыплар:Тукай премиясе
- Татар опера җырчылары
- Татарстанның халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- Тенорлар