Алтынчәч (опера)
«Алтынчәч» — татар операсы. Композиторы — Нәҗип Җиһанов. Муса Җәлил либреттосы. 4 пәрдә, 6 күренештән гыйбарәт. 1942 елда опера ССРБның дәүләт премиясенә лаек була.
Операның премьерасы 1941 елның 12 июлендә Татар опера һәм балет театрында уза. Дирижёры — Җәлал Садриҗиhанов, режиссёры — Л. Баратов. Рәссамы — Пётр Сперанский.
Алтынчәч ролен Галия Кайбицкая, Шәфыйка Котдусова; Җик-Мәргән ролен Фәхри Насретдинов, Тугзак ролен Мәрьям Рахманкулова башкарган.
Бүгенге көндә театр репертуарында юк.
Сылтамалар
- «Милләттәшләр» сайтында(үле сылтама) [рус.]