Нәҗип Җиһанов

Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (рус. Нази́б Гая́зович Жига́нов; 2 (15) гыйнвар 1911, Җаек2 июнь 1988, Уфа) — Совет композиторы, педагог, җәмәгать эшлеклесе. СССРның халык артисты (1957), Социалистик Хезмәт Герое (1981), ике икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1948, 1950), СССР Дәүләт премиясе (1970) лауреаты.

Тормыш юлы

1911 елның 2 (15) гыйнварында Уральск шәһәрендә (хәзерге вакытта — Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең административ үзәге) туа.

Иртә ятим кала, 5 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар йортында тәрбияләнә[3]. 1928 елда, музыка техникумына укырга керү нияте белән, апасы Фәйзә янына Казанга килә. Музыкага Уральскта балалар йортында укый башлый. Беренче укытучысы Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаган Светчина була (фамилиясе аның истәлекләре буенча бирелә). Казанда Н. А. Шевалинадан дәресләр ала. 1929 елда Көнчыгыш музыка техникумына (1904 елдан һәм 1936 елдан — Казан музыка училищесы) укырга керергә омтыла, әмма уңышсыз була. Техникум укытучылары белән шөгыльләнә — фортепиано классы буенча М. А. Пятницкаяда, виолончель классы буенча Р. Л. Поляковта укый. 1931 елда композитор А. С. Ключарёв киңәше белән Мәскәүгә китә, анда Өлкә музыка техникумына (хәзерге П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы академия музыка училищесы) укырга керә, аны 1935 елда тәмамлый. Аннары — консерваториянең өченче курсына кабул ителә, анда Г. И. Литинскийның композиция классында укый. 1937 елда Татарстан АССР Дәүләт филармониясе ачылганда, аның бу жанрдагы беренче татар әсәре — Беренче симфониясе башкарыла. 1938 елда консерваторияне тәмамлап, Казанга кайта[3].

1941– 1943 елда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе була[4]. 1939 елда театр ачылганда аның диплом эше — «Качкын» операсы башкарыла.

1944 елда ТАССР Министрлар Советына Казанда консерватория ачу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. СССР Халык Комиссарлары Советының 1945 елның 13 апрелендәге күрсәтмәсе нигезендә республика (РСФСР) карамагындагы Казан дәүләт консерваториясе оештырыла. 1945 елның июнендә аның директоры итеп билгеләнә, 1953 елдан ― профессоры була. Гомеренең ахырына кадәр, 43 ел дәвамында, консерватория ректоры булып эшли.

1939 елда ТАССР Композиторлар берлеген оештыра һәм 1977 елга кадәр аны җитәкли.

Иҗтимагый эшчәнлеге

СССР Композиторлар берлегенең беренче съезды (1948) делегаты, анда идарә әгъзасы итеп сайлана. 1957 елда икенче съездда идарә сәркатибе итеп билгеләнә (1962–1988). 1960 елдан — РСФСР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы[5].

1952 елдан Тынычлык өчен көрәш буенча Республика комитеты составына керә, 1958 елдан — Г. Тукай исемендәге Татарстан АССР Дәүләт премиясе буенча комитет әгъзасы.

1961 елдан 1988 елга кадәр — СССР Министрлар Советы каршындагы Ленин һәм Дәүләт премияләре буенча комитет әгъзасы.

8-9 нчы чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы, 2-5 нче чакырылыш РСФСР Югары Советы, 7 нче чакырылыш (1966—1970) СССР Югары Советы депутаты. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1988 елның 2 июнендә Уфада[6], Башкорт АССРында Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре барышында «Җәлил» операсының яңа редакциясен концертта башкарганнан соң кинәт вафат була. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Иҗаты

1937 елда Татар филармониясе Н. Җиһановның Беренче симфониясен башкару белән ачыла, 1939 елда Татар опера һәм балет театрының эше «Качкын» операсын сәхнәгә кую белән башланып китә[7].

1940–1960 елларда композитор татар тарихы вакыйгаларын чагылдырган 8 опера һәм 3 балет иҗат итә: 1773–1775 еллардагы Крестьяннар сугышы («Качкын»), 1917 елгы инкыйлаб («Ирек»), эпос («Алтынчәч» (1948, Сталин премиясе), «Түләк һәм Су-сылу»), Бөек Ватан сугышы («Илдар», «Шагыйрь»), сугыштан соңгы тормыш («Намус»). Шагыйрь Муса Җәлил батырлыгына багышланган «Җәлил» операсы (1957) Зур театрда (1960) һәм Прага Милли театрында (1960) сәхнәләштерелә[8].

Симфоник әсәрләре арасында — «Кырлай» поэмасы (1946), «Татар темаларына сюита» (1950, Сталин премиясе), «Симфоник җырлар» (1965), «Нәфисә» увертюрасы (1952), «Симфоник новеллалар» (1964). «Сабантуй» исемле Икенче симфониясе (1968) өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була (1970). Барлыгы 17 симфония яза[9].

Йөзгә якын җыр һәм романс авторы, шул исәптән «Яңадан сирень исе аңкыды» (1956), «Көтү» (1964), «Дөньяда әкиятләр яши» (1966), фортепиано өчен пьесалар («Балалар альбомы» (1946), «Сюита» (1962) һ. б.). Аның әсәрләре фольклорга һәм классик традицияләргә нигезләнеп, татар опера-симфоник музыкасын үстерә, аларда милли колорит рус һәм Европа музыкаль мирасы традицияләре белән үзара үреп бирелә[8].

Н. Җиһанов — татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы. Татарстанның хәзерге вакытта эшләп килүче музыкаль мәдәният оешмалары һәм учреждениеләренең барысы да диярлек: Казан консерваториясе (хәзер академия), М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры, Республика Композиторлар берлеге, урта махсус музыка мәктәбе (хәзер консерватория каршындагы лицей) — аның инициативасы яки турыдан-туры катнашы белән оештырыла[8].

Совет музыка иҗатының актуаль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр авторы.

Төп әсәрләре

Опералар (Татар дәүләт опера һәм балет театрында кую даталары)
  • «Качкын» (1939);
  • «Ирек» (1940);
  • «Алтынчәч» (1941, Сталин премиясе, 1948);
  • «Шагыйрь» (1947);
  • «Илдар» (1942, 2 нче ред. — «Җиңү юлы», 1954);
  • «Түләк» (1945, 2 нче ред. — «Түләк һәм Су-Сылу», 1967);
  • «Намус» (1950);
  • «Җәлил» (1957).
Балетлар
  • «Фатыйх» (1943 )[10];
  • «Зөһрә» (Ф. Гаскәров, 1944; 2 нче редакциясе Д. Арипова, 1969);
  • «Ике легенда» (Зөһрә белән Нәҗери; 1969)[8].
Оркестр өчен
  • Симфония № 1 (1936);
  • Симфония № 2 «Сабантуй» (1968);
  • Симфония № 3 «Лирик» (1971);
  • Симфония № 4 (1973);
  • Симфония № 5 (1974);
  • Симфония № 6 (1975);
  • Симфония № 7 (1976);
  • Симфония № 8 (1977);
  • Симфония № 9 (1978);
  • Симфония № 10 (1979);
  • Симфония № 11 (1980);
  • Симфония № 12 (1981);
  • Симфония № 13 (1982);
  • Симфония № 14 (1983);
  • Симфония № 15 (1984);
  • Симфония № 16 (1985);
  • «Кырлай» симфоник поэмасы (1946);
  • Татар халык көйләренә сюита (1949);
  • Симфоник новеллалар (1964);
  • Симфоник җырлар (1965);
  • «Нәфисә» увертюра-поэмасы (1952).
Вокаль-симфоник әсәрләре
  • «Минем Республикам» кантатасы (1960);
  • «Здравствуй, Москва!» кантатасы (1980);
Фортепиано өчен

Н. Җиһанов Шулай ук камера-инструменталь әсәрләр авторы, аларның күбесе пианистларның педагогика һәм концерт репертуарларында киң кулланыла: «Балалар өчен альбом»га берләштерелгән фортепьяно пьесалары (1946), «Фортепьяно өчен сюита» (1962), «Фортепьяно өчен ун пьеса» (1972), «Фортепьяно өчен 12 күренеш» (1976), «Матюшино эскизлары» (1980) керә[8].

Башка әсәрләре

  • Җырлар (шул исәптән «Сиреньнәр хуш ис тарата» (Әхмәт Ерикәй сүзләре, 1956), «Һәрвакыт шулай» (С. Хәким сүзләре), «Туган җиремә» (З. Нури сүзләре), «Рус халкына сәлам» (Ә. Ерикәй сүзләре), «Йөрәк Ленин белән сөйләшә» (С. Хәким сүзләре), «Зарыгу» (Б. Старчиков сүзләре, 1964), «Җир йөзендә әкият бар» (М. Таҗетдинов сүзләре, 1966), романслар, барлыгы 100 гә якын халык җырлары эшкәртмәләре, «Совет Татарстаны» кинофильмына музыка һ.б.

Гаиләсе

Ике тапкыр өйләнгән. Серафима Алексеевна Минеева (1914—1998) белән булган беренче никахыннан (1936—1948) кызы Светлана Нәҗип кызы Җиһанова (1936—1998) туа. Нина Ильинична Шкапа (1922—2009) белән булган икенче никахыннан (1948—1988) ике улы була: Рөстәм Нәҗип улы Җиһанов (1949—2013), Иван Нәҗип улы Җиһанов (1957).

Исемнәре һәм бүләкләре

Хәтер

  • 2001 елда Казан дәүләт консерваториясенә композитор исеме бирелә;
  • 2001 елда композиторның соңгы 18 ел гомерен үткәргән йортта, аның тол хатыны Нина Җиһанова тырышлыгы һәм Татарстан Президенты М. Шәймиев ярдәме белән, Нәҗип Җиһановның мемориаль музей-фатиры ачыла (адресы: Кече Кызыл урам, 14 нче йорт, 11 нче фатир). Музей үзе 1991 елның 30 июлендә нигезләнә[15].
  • 2006 елның июнендә композитор яшәгән йорт диварына мемориаль такта куела;
  • Казан шәһәре Совет районының 93 нче гимназиясендә Н. Г. Җиһанов музее эшли;
  • кече планеталарның берсенә композитор исеме бирелгән (1997);
  • Казан шәһәренең Совет районындагы урамнарның берсе композитор исемен йөртә;
  • Аның укучысы, композитор Данил Хәсәншин Нәҗип Җиһановка симфония-концерт багышлый[16];
  • 2021 елда композиторның архивы Россия милли музыка музеена тапшырыла[17];
  • Казанда композиторның тууына 2021 елда — 110 ел[18], 2026 елда 115 ел булу уңаеннан тантаналы чаралар уза[19];
  • ел саен Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан «Җиһанов укулары» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. 2026 елның 2-3 мартында Н. Г. Җиһановның тууына 115 ел тулуга багышланган IV халыкара конференция Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә уза[20].

Искәрмәләр

  1. Жиганов Назиб Гаязович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Nazib Gayazovitch, Näcip Ğayaz ulı, Назиб Гаязович, Нәҗип Гаяз улы, Nazib Gaïazovitch Cihanov // Musicalics (фр.)
  3. 1 2 Ольга Любимова. Творец, борец, защитник «Шурале». Малоизвестные факты о Назибе Жиганове (рус.). Аргументы и факты (23 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  4. Н. Жиганов. Автобиография Н.Г.Жиганова (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан (12 гыйнвар 1954). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  5. Алмазова Т. Основы традиций: Н. Жиганов и Союз композиторов Татарстана // Казань : журнал. — 1999. — С. 14–16.
  6. Кузнецова Людмила. Главное архивное управление при Кабинете Министров Республики Татарстан (ГАУ при КМ РТ) (рус.). Архивная служба Республики Татарстан (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  7. Назиб Гаязович Жиганов (рус.). www.belcanto.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  8. 1 2 3 4 5 Жиганов Назиб Гаязович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  9. В. Р. Дулат-Алеев. Н. Жиганов (Татарская энциклопедия, 2005) (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  10. Театральные музеи и архивы России и Русского зарубежья (рус.). theatre-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  11. Жиганов, Назиб Гаязович // Большая русская биографическая энциклопедия (электронное издание). — Версия 3.0. — М.: Бизнессофт, ИДДК, 2007.
  12. «Чествование юбиляра» // Советская культура : газета. — 1971. — 19 января (№ 8 (4288)). — С. 1.
  13. Любовь Агеева. Научная биография Назиба Жиганова: проблемы точности и достоверности (рус.). history-kazan.ru (14 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  14. Награды // Советская культура : газета. — 1971. — 21 января (№ 9 (4289)). — С. 1.
  15. Музей композитора Н. Г. Жиганова (рус.). jiganov.tatmuseum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  16. Тимур Рахматуллин. Данил Хасаншин: «Мечтаю устроить в Казани симфонический концерт» — Реальное время (рус.). Реальное время (11 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026. Архивировано 11 ноябрь 2020 года.
  17. Фонд Музея музыки пополнился архивом композитора Назиба Жиганова (рус.). https://smotrim.ru/ (17 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  18. «Эпоха Жиганова продолжается!»: в Казани отпраздновали 110-летие великого татарского композитора (рус.). Реальное время (16 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  19. Нәҗип Җиһановның 115 еллыгы: Сәнгатьне дөнья биеклегенә күтәргән кабатланмас шәхес. Татар Информ (15 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.
  20. Казанская государственная консерватория имени Н.Г.Жиганова (рус.). new.kazancons.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 март 2026.

Сылтамалар

Элгәре:
1945 ―вазифа булдырылган
Казан дәүләт консерваториясе ректоры
19451988
Алмашка килүче:
Рубин Абдуллин

Тема буенча өстәмә