Сабир Өметбаев
Сабир Гаделҗан улы Өметбаев (рус. Сабир Гадельзянович Амутбаев; 15 октябрь 1908, Олы Кариле, Кама Тамагы районы — 18 май 1982, Әлмәт, Татарстан АССР) — татар театр режиссёры, актёр, Минзәлә татар дәүләт драма театрының оештыручысы һәм баш режиссёры (1935—1966). Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1960).
Тәрҗемәи хәле
1908 елның 15 (27) октябрендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы), Олы Кариле авылында туа.[1]
Казан театр техникумын (1929), Мәскәүнең Луначарский исемендәге театр институтын (1935) тәмамлый.[2] ГИТИСта укыган вакытта Мәскәү татар театрында рольләр башкара. 1929—1935 елларда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Казан кооперация клубы каршында театр студиясе оештыра. Әлеге студияне тәмамлаган бер төркем яшьләр Чистай (1936 елдан — Минзәлә) драма театры коллективының төп өлешен тәшкил итә[3].
1935—1966 елларда — Минзәлә татар дәүләт драма театрының оештыручысы һәм баш режиссёры.
Бөек Ватан сугышы чоры
1941 елда театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимов сугышта һәлак булалар. Сабир Өметбаев та фронтка алына, Владивостокка җибәрелә һәм Тын океан флотының хәрби корабына билгеләнә. I Украина фронтын составында Мәскәүдән Алманиягә кадәр барып җитә[4].
Иҗаты
1935 елда Чистай шәһәрендә коллектив туплап, беренче тапкыр «Зәңгәр шәл» спектаклен сәхнәләштерә. Театр коллективы шул труппадан оешып, Минзәләгә күчә (баштарак колхоз-совхоз театры дип атала)[3].
1934—1941 елларда театр белән 40 тан артык спектакль әзерли: «Биктимер» (Сәләх Хөсни), «Чаткылар» (Таҗи Гыйззәт), «Гөлзадә» (Риза Ишморат), «Туй» (Әнәс Камал), «Намус» (Г. Мдивани) һәм башкалар. Рус һәм чит ил классикасын сәхнәләштерә: Ф. Шиллер «Мәкер һәм мәхәббәт», Н. Гоголь «Өйләнү», А. Островский «Гаепсездән гаеплеләр», В. Биль-Белоцерковский «Ай — сулдан» һ. б.
1939 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз колхоз-совхоз театрлары фестивалендә «Чаткылар» һәм «Беренче театр» спектакльләре белән катнаша. Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә[3].
1946 елда сугыштан кайткач, татар, рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен сәхнәләштерә: «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» (Юныс Әминов), «Васса Железнова» (Максим Горький), «В вороньем гнезде» (Шәриф Камал), «Галиябану» (Мөхәммәт Файзи), «Потоки» (Таҗи Гыйззәт), «Банкрот» һәм «Ради подарка» (Галиәсгар Камал) һ. б. Казан театр училищесыннан һәм Алабуга мәдәни-агарту училищесыннан яшь артистлар җәлеп итә.
1960—1970 елларда Ленинград, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан шәһәрләрендә зур гастрольләр оештыра.
1957 елда театр Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнаша[3].
Исемен мәңгеләштерү
- 1995 елдан Татарстанда С. Өметбаев исемендәге премия тапшырыла;
- 1996 елда Минзәлә театрына Сабир Өметбаев исеме бирелә[6];
- 2006 елда театрда бюсты ачыла, яшәгән йорты диварына мемориаль такта эленә;
- 2012 елның 20 декабрендә Минзәләдә, театр каршында бюст-һәйкәл ачыла[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954);
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1957);
- Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1960) — «Язылмаган законнар» һәм «Тамырлар» спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен[6];
- III һәм II дәрәҗә Дан ордены[7].
Гаиләсе
- Беренче хатыны — Хәдичә (Сәлимова), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты;
- Икенче хатыны — Эля, Минзәлә һәм Әлмәт театрлары актрисасы[4].
Искәрмәләр
- ↑ Амутбаев Сабир Габделзянович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ История Мензелинского государственного татарского драматического театра имени С.Амутбаева. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 История театра. Мензелинский театр. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ 1 2 115 лет назад родился театральный деятель Сабир Амутбаев. Татары. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Амутбаев Сабир Гаделзянович. Габдулла Тукай порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Амутбаев Сабир Габделзянович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2026.
- ↑ Сабир Амутбаев. rus.minzalateatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 сентябрь 2024.
Сылтамалар
- Минзәлә театрының сайты 2020 елның 19 февраль көнендә архивланган.
- Минзәлә музееның сайты
- Габдулла Тукайга багышланган сайт
- «Мәдәни җомга» газеты сайты
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Д. А. Гимранова «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
- Әхтәм Зарипов. Минзәләм мизгелләре. Безнең мирас, 2014, № 6.