Әхтәм Зарипов

Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов (15 июль 1935, Тәҗәй, Илеш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР20 июнь 2024, Казан) — актер, режиссёр, язучы, журналист. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[1].

Тәрҗемәи хәле

Әхтәм Исмәгъҗан улы Зарипов 1935 елның 15 июлендә БАССРның Илеш районы, Тәҗәй авылында туа[2].

1961 елда М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын, 1972 елда Бөтенсоюз телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтын тәмамлый[2].

Хезмәт юлы

1961—1972 елларда Татар академия театры актеры була[3].

Башкарган төп рольләре:

Радиоспектакльләрдә дә катнаша, шул исәптән Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим», Әмирхан Еникинең «Төнге тамчылар», Кадыйр Нәҗминең «Язгы җилләр» әсәрләре буенча куелган язмаларда уйный[2].

1972 елдан Казан телевидениесендә режиссёр булып эшли. 1987 елдан — Казан телевидениесенең баш режиссёры, 1994 елдан — кинорежиссёр-куючы.

Ул — Телефильмнар һәм телеспектакльләрнең сценарий авторы һәм режиссёры. Аның эшләре арасында «Ташкыннар» (1978), «Җомга көн кич белән» (1984), «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1984), «Намус» (1985), «Яшьтәшләр» (1987), «Габбас хәзрәт» (1991), «Килен киленне сынар» (1995), «Истәлек өчен Гыйлемханга» (1995), «Тукай» (1996), «Могҗиза» (1998), «Кияү» (1999), «Капка» (2001) бар[2].

Әхтәм Зарипов 2024 елның 20 июнендә вафат була[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. 1 2 2024 ел – Аждаһа елы арабыздан кемнәрне алып китте? Интертат (22 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Зарипов Ахтям Исмагзянович. Илишевский историко-краеведческий музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  3. Татар академия театры. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июнь 2026.
  4. Артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зарипов вафат. 28 июнь 2026 тикшерелде.