Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов | |
---|---|
Тулы исеме | Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов |
Туган көне | 15 февраль 1933 (92 яшь) |
Туган | Түбән Ушмы, Мамадыш районы, Татарстан |
Эшчәнлеге | галим, язучы, шагыйрь |
Бүләк һәм премияләр |
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов — галим, язучы, шагыйрь. 1953—1958 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1960 елларда Буа районы "Яңа юл" газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре. "Татар халык табышмаклары" темасына кандидатлык һәм "Татар фольклорының афористик жанрлары" дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.
30 елдан артык вакыт Татарстан радиосындагы "Тел күрке – сүз" тапшыруының даими авторларының берсе була.
1989 елда аңа 12 томнан торган "Татар халык иҗаты" җыелмасының "Табышмаклар", "Мәзәкләр", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китаплары өчен, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Сылтамалар
- Фольклорчы галим, язучы Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат 18 февраль 2021. Азатлык радиосы
- Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 2021 елның 7 май көнендә архивланган. "Мәйдан", 2003, гыйнвар.