Әүфәр Зәкиев
Әүфәр Зәкиев | |
---|---|
Файл:Ә.Зәкиев.JPG | |
Тулы исеме | Әүфәр Зәки улы Зәкиев |
Туган көне | 16 апрель 1938 (87 яшь) |
Туган | Сарысаз-Тәкермән, Сарман районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Вафат көне | 2 февраль 1994 (55 яшь) |
Ил | |
Эшчәнлеге | төзүче, җитәкче |
Бүләк һәм премияләр |
Әүфәр Зәкиев (тулы исеме Әүфәр Зәки улы Зәкиев) — төзүче, җитәкче, Тукай бүләге лауреаты (1981). Татарстанның атказанган төзүчесе (1980).
Тәрҗемәи хәле
1938 ел ның 16 апрелендә Татарстан АССРның Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Сарысаз-Тәкермән авылында туа. Гаиләдә 6 нчы бала. Әнисе атаклы Хәлфиннәр нәселеннән. Әтисе мулла Зәки Гәрәевне “халык дошманы” дип, 1937 ел да кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр.[1][2]
Теләнче-Тамак авылында урта мәктәпне (1955), Казанда төзүчеләр техникумын (1958), Казан төзүче-инженерлар институтын (1968) тәмамлый.
1959-1962 елларда хәрби хезмәттә.
Хезмәт юлы
- 1958 елдан «Таттөзелеш» трестының Куйбышевтагы (Татарстан) 2 нче төзелеш трестында мастер булып эшли.
- 1962 елдан 2 нче төзелеш трестының 10 нчы төзү-монтажлау идарәсендә инженер.
- 1969-1974 елларда – КПСС ның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге хезмәткәре.
- 1974-1980 елларда «Баштаттөзелеш»нең 2 нче трестында баш инженер, аннары трест идарәчесе.
- 1980-1987 елларда «Таттөзелеш» концерны җитәкчесе урынбасары, 1987 елдан баш инженер.
Мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) - аның җитәкчелегендә Казанда төзелгән Татарстан рәссамнарының күргәзмә залы өчен.
- Татарстанның атказанган төзүчесе (1980).
- Хөрмәт Билгесе ордены.
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Күп мәртәбәләр Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана.
- ССРБ Төзүчеләр фәнни-техник оешмасының үзәк комитеты әгъзасы.
Хәтер
- Казанның бер урамы (Совет районы Азинода) аның исемен йөртә.[3]
Чыганаклар
- Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1 нче китап: Чаллы, 2010, 84 бит.
- Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2