Ворошилов районы (Татарстан АССР)
<table class="infobox infobox-Не указана строка для хеширования. " style="width:300px;font-size:12px;" >
Ил ССРБ Статус Район Җөмһүрият Татарстан АССР Административ үзәк Теләнче-Тамак авылы Нигезләү датасы 1935 елның 10 феврале Юкка чыгару датасы 1957 елның 29 ноябре Рәсми телләр татар теле , рус теле
Ворошилов районы (рус. Ворошиловский район) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1935—1957 елларда гамәлдә булган.
Тарих
Ворошилов районы элеккеге Чаллы кантоны территориясе өлешендә 1935 елның 10 февралендә барлыкка килгән. Район исеме совет дәүләт эшлеклесе, гаскәр башлыгы К.Е. Ворошилов (1881-1969) хөрмәтенә аталган. Яңа булдырылган районның барлык хакимият органнары Теләнче-Тамак авылында 1880 елларда сәнәгатькәр Хәлфиннәр тарафыннан корылган таш биналарда урнаша.
1957 елның 29 ноябрендә Ворошилов районы исеме Яңа Юл районы дип үзгәртелә.[1]
1959 елның 12 октябрендә Яңа Юл районы (элекке Ворошилов районы) юкка чыгарыла, аның территориясе Сарман районы составына кертелә.[2]
Административ бүленеш
1948 елда Ворошилов районы 20 авыл советына бүленгән.[3]
Шәхесләр
- 1935 елдан Ворошилов районы фирка комитетының беренче сәркатибе булып Гариф Бәйкиев, 1937-1938 елларда Гәрәев, сугыш алдыннан, сугыш елларында һәм аннан соңгы 50 нче елларда Гали Садыйков, 1954 елда Вәли Ибраһим улы Фәттахов (соңыннан ТАССР азык-төлек хәзерләү министры), 1955 елдан Үзбәк Закиров эшли.
- Район халык мәгарифе бүлеге мөдире булып сугыш алдыннан һәм аннан соңгы 1949-1959 елларда Иван Кириллович Тумреев эшли.
- Район хастаханәсенең баш табибы булып сугыш алдыннан, сугыш елларында, сугыштан соң Зифа Рәшит кызы Галләмова эшли.
- Теләнче-Тамак даруханәсен (рус. аптека) сугыш һәм сугыштан соңгы елларда Йоха Зилиховна Рудковская (Шәрипова) җитәкли.
- Ветеринария хезмәте күрсәтү 1937 елдан башлана. Беренче оештыручысы һәм җитәкчесе Нәҗип Хуҗиәхмәт улы Зәйнуллин була. 1940-1942 елларда баш ветврач булып Салихҗан Ахунов, 1947 елдан Шәех Җәләлетдин улы Мозаффаров эшли.
- Район кулланучылар җәмгыяте (рус. райсельпо) белән 1938-1946 елларда Сабир Кәлимуллин, 1947 елдан Фатих Сибиш җитәкчелек итә.
- Район почта һәм элемтә бүлеге җитәкчеләре булып Гариф Ризатдинов, Әсбах Ахунов эшли.
- Районның милиция бүлеге җитәкчеләре Дибердиев, капитан Фәхриев, Макаров, Герасимов, Хәсәнов була.
- Төрле елларда прокурор булып Баранов, Хөсәенов, Раббани Галимов эшләгән.
- Район халык судында сугыштан соңгы елларда казый (рус. судья) булып Хәсәнов, Исрафилов эшли.
- Аэропортның беренче директоры Аннас Нәбиуллин булган.
- Район юл төзелеше бүлеге җитәкчеләре булып төрле елларда Печников, Садретдин Кәлимуллин, Газизов, Вәгыйзь Вәлиев, Гыйльметдинов эшли.
- МТС директорлары булып Бакинский, Хәйруллин, Иван Степанович Петров эшли.
- Теләнче-Тамак авылында 1929 елда «Мәгариф» күмәк хуҗалыгы оештырыла. Беренче рәисе Сабир Мөхәммәтҗан улы Кәлимуллин (1896-1976).
- Район газетасы «Ворошиловчы»ның беренче (1935 елдан) редакторы ― Әкмал Шәйдуллин.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Сарман районы энциклопедиясе. 1 китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы: Идел-йорт, 2000.
- Сарман районы энциклопедиясе. 2 китап (төзүчесе Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
- Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: Ихлас, 2012 ISBN 978-5-904735-69-2
Искәрмәләр
- ↑ Чикләрсез татарлар сайтында
- ↑ Краткая справка по административно-территориальному делению Республики Татарстан, archived from the original on 2014-05-17, retrieved 2015-05-19
- ↑ Татарская АССР: Административно-территориальное деление на 1 января 1948 года/ Сост.: Г. С. Губайдуллин. — Казань: Татгосиздат, 1948. — 220 с.