Подберезье районы

Подберезье районы (рус. Подберезинский район) — 1944 елның 19 февралендә Татарстан АССРның Кайбыч районыннан бүлеп чыгару юлы белән оештырылган административ-территориаль берәмлек. Административ үзәге — Олы Подберезье авылы[1].

1956 елның 14 маенда бетерелә, территориясе Кайбыч районы составына тапшырыла[2].

Тарих

Яңа Подберезье районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Өлҗән волостенда, 1920 елдан 1927 елга кадәр Зөя кантоны Өлҗән волостенда, 1927 елдан 1944 елга кадәр Кайбыч районында урнашкан була.

1944 елның 19 февралендә Кайбыч районыннан бүлеп чыгару юлы белән оештырыла[3]. Район составына Олы Подберезье, Кече Подберезье, Турма һәм Каргалы (1954 елда кыскартыла, Каргалы авылы Олы Подберезье авыл советына күчерелә) авыл советлары керә[4].

Оештыру эшләре 1944 елның август аена кадәр дәвам итә. Олы Подберезье авылында яңа административ биналар төзү, эшче кадрлар һәм техник кораллар белән тәэмин итү Кайбыч районына йөкләнә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апреленнән, өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә, ТАССР карамагында була.

Район 1956 елның 14 маенда юкка чыгарыла, территориясе Кайбыч районына тапшырыла[2].

Административ бүленеше

Район 1948 елның 1 гыйнварына 16 авыл советыннан (Аюкөйдергән, Бакырчы, Олы Подберезье, Зур Тәрбит, Каргалы, Корноухово, Кече Подберезье, Мәлки, Надеждино, Иске Буа, Иске Тәрбит, Торым, Өлҗән, Хуҗа Хәсән, Чирмешән, Чүти)[5], 37 торак пункттан тора. Район мәйданы 524 км² тәшкил итә[2].

Районның беренче секретарьлары — В. А. Чванов , П. И. Захаров, Ф. Е. Чванов.

Матбугат

Районда «Авангард» газетасы оештырыла, биредә Сорнаева, Яковлев, Журавлев фамилияле мөхәррирләр эшли.

Авыл хуҗалыгы

Районда 13 күмәк хуҗалык эшли[5]:

1958 елда «Авангард», «Кызыл Герой» һәм «Революция» колхозлары бер «Авангард» колхозына берләшәләр (1963 елда «Подберезье» колхозына үзгәртелә)[5].

Искәрмәләр

  1. Краткая справка по истории административно-территориального деления РТ (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
  2. 1 2 3 Подберезье районы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
  3. Краткая справка по истории административно-территориального деления РТ. Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
  4. История сельского поселения (рус.). Большеподберезинское сельское поселение (7 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.
  5. 1 2 3 Подберезинский район ТатАССР (рус.). www.kremnik.ru (25 июнь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2026.

Әдәбият

  1. Татарская энциклопедия: в 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, ответ. ред. Г. С. Сабирзянов. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2008. Т. 4: М-П. С. 652.
  2. Большое Подберёзье // Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. — Казань: Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2021. Т. 2. С. 443—444.