Тельман районы

Тельман районы (рус. Тельманский район) — 1935 елдан 1958 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Норлаттан Төньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньягында урнашкан. Административ үзәк - Мамык авылы.

Тарих

Тельман районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Чистай кантонында, ә 1930 елдан 1935 елга кадәр Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарында урнашкан. 1935 елның 10 февралендә Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарыннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1958 елның 16 июлендә Тельман районы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Аксубай, Биләр һәм Октябрь районнарына тапшырыла.[2]

Халык

1939 елда халык саны 30507 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 34,85 %, руслар - 41,78 %, чувашлар - 22,1 %.[1]

Танылган кешеләр

Рифкат Богданов - математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор.[2]

Чыганаклар

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.