Кычытканлы
Кычытканлы (яңа имлә كئچئتكانلئ, яңалиф Qƅcƅtqanlƅ, заманәлиф Qıçıtqanlı, рус. Кичкальня) — Татарстан Республикасының Нурлат районындагы авыл.
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423038.
Тарих
Күптән яшәүчеләр сөйләвенчә, Кычытканлы авылы XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Буыннан-буынга килгән хикәяләр буенча, Үзи (Аксубай районы) дигән чуаш авылыннан килгән өч гаилә авылга нигез сала. Мулла Төхватулла авылга беренче нигез салучыларның берсе булган. Риваятьләр буенча, бу гаиләләр өйләреннән, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң мәҗбүри чукындырудан качып килгәннәр. Чынлыкта, Үзи авылыннан берничә гаиләне күчеп килү төбәкара күчү белән аңлатыла, чөнки Явыз Иван 1584 елда үлә[1].
Хәзерге тарихиографик әдәбият авылның барлыкка килү көне турында каршылыклы мәгълүмат бирә - 1650 еллар уртасыннан 1710 елга кадәр. Риваятьләр буенча, 1911 елда берәү "Мораса башы" авылы 300 ел элек, ягъни 1611 нче елда барлыкка килгән дип әйтә, ләкин бу шикле мәгълүмат[1].
Революциягә кадәр документларда авылның исеме «Югары Мораса» (یوقاری مرصا, рус. Вершина рѣчки (речки) Мурасы) «Кечерткәнле тоже» (کچرتکنلی توش) диеп языла.
1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенең Иске Әлмәт вулысына керә. 1920 елдан Татарстан АССР Чистай кантонының Иске Әлмәт вулысы составында, 1930 елның 10 августыннан Биләр, 1935 елның 10 февраленнән Тельман, 1958 елның 16 июленнән Биләр, 1963 елның 1 фераленнән Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән бүгенге көнгә кадәр Нурлат районнары составында[2].
Демография
Климат
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -10.6 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 5.3 °C | 14.3 °C | 19.2 °C | 20.9 °C | 18.5 °C | 12.9 °C | 5 °C | -4.1 °C | -9.8 °C | 4.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[4]
Күренекле кешеләр
- Әфкать Насыйбуллин (1949-2010) — Татарстанның атказанган мелиораторы, Россиянең мелиорация һәм су хуҗалыгы хезмәткәрләренең I съезды делегаты.
- Фалес Вәлиев (1938-2004) — авыл хуҗалыгы предприятиясе директоры.
- Фәния Хуҗахмәт (1949) — журналист.
- Тәлгать Галиуллин (1938) — татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме.
Моны да кара
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Кычытканлыга — 320 ел, archived from the original on 2021-04-25, retrieved 2021-06-12
- ↑ КИЧКАЛЬНЯ (Кычытканлы)
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.