Кычытканлы авыл җирлеге

Кычытканлы авыл җирлеге — Татарстан Республикасының Нурлат районындагы авыл җирлеге статусындагы муниципаль берәмлек. Административ үзәге — Кычытканлы авылы[4].

Географиясе

Кычытканлы Мораса елгасында, Нурлаттан төньяк-көнбатышка таба 47 км ераклыкта урнашкан[5].

undefined

Муниципаль статусы

Җирлекнең статусы, аның чикләре һәм административ үзәге Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварындагы 32-ЗРТ санлы Законы белән билгеләнә[4] .

Халык саны

Халык саны
2010[6]2011[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]
623↘620↗738↘581↘553↘541

Авыл җирлеге составы

№Торак пунктТорак пунктның төреХалык саны
1 Кычытканлы авыл (село), административ үзәк ↘553[10]

Тарихы

Кычытканлы 1710 елдан мәгълүм. Элеккеге атамалары — Мораса Башы һәм Югары Мораса. XVIII—XIX гасырның беренче яртысында яшәүчеләр дәүләт крестьяннары катлавына карый һәм лашманлык хезмәтен үти. Игенчелек һәм терлекчелектән тыш, һөнәрчелек киң тарала[5] .

Авыл 1920 елдан — Чистай кантонына, 1930 елдан — Биләр, 1935 елдан — Тельман, 1958 елдан яңадан Биләр районына керә. 1963 елда ул Октябрь районына кертелә, әлеге район 1997 елда Нурлат районы дип үзгәртелә[5] .

Хуҗалыгы

1928 елда Кычытканлыда «Кызыл таң», 1931 елда «Берлек» күмәк хуҗалыгы төзелә. 1960 елда җирле хуҗалык XXI партсъезд исемендәге күмәк хуҗалык составына кертелә, 1965 елда авыл «Татарстан» күмәк хуҗалыгының үзәк утарына әверелә. 2005 елда «Кичкальня» җәмгыяте төзелә[5] .

Мәгарифе һәм мәдәнияте

Мәктәп 1922 елда ачыла, 1985 елда яңа бина ала. Туган якны өйрәнү музеена 1967 елда З. Камалов нигез сала. 2020 елда язучы Т. Н. Галиуллин музее ачыла. 1994 елдан мәчет эшли[5] .

Авыл янында бронза чоры авыллыклары, монголларга кадәрге чор Болгар шәһәрлекләре һәм Имәнкискә культурасы шәһәрлеге табылган[5] .

Искәрмәләр

  1. ↑ https://nurlat.tatarstan.ru/kichkalnya.about.htm
  2. ↑ ОКТМО (рус.)
  3. ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  4. ↑ 1 2 Закон Республики Татарстан от 31 января 2005 года № 32-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Нурлатский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе» (рус.). Республика Татарстан (1 февраль 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
  5. ↑ 1 2 3 4 5 6 Кичкальня (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
  6. ↑ Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  7. ↑ Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2015. Архивировано 4 апрель 2015 года.
  8. ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  9. ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  10. ↑ 1 2 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2014. Архивировано 12 апрель 2014 года.
  11. ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.

Тема буенча өстәмә