Татар әлифбасы
Татар әлифбасы (рус. Татарская письменность) — татар теленең язылышта кулланыла торган әлифбасы.
Татарлар берничә әлифба кулланган:
- иң борынгысы — төрки рун язуы;
- X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуы;
- 1927—1939 елларда — латин графикасы; XX—XXI гасырлар чигендә латин әлифбасын торгызу омтылышы ясала; Төркия, Финляндия, Чехия, Польша, АКШ һәм Австралия һәм башка чит илләрдә яшәүче татарлар татар латин әлифбасын кулланалар[1];
- 1939 елдан — кириллица; керәшен татарлары кирилл әлифбасы белән XIX гасырның икенче яртысыннан кулланалар[2].
Рун язуы
Орхон әлифбасы
Себер һәм Үзәк Азиядәге ташларда «билгесез» язулар турындагы беренче хәбәрләр XVII гасыр азагында — XVIII гасыр башында барлыкка килә. Европа галимнәренә таныш булган гот һәм скандинав руннары белән чагыштыру нәтиҗәсендә фәнни әдәбиятта төрки (яки орхон-енисей) «рун» язуы дигән термин ныгый. Аны төрки тел нигезендә укуны һәм әлеге язуны латинчага транслитерацияләүне беренче тапкыр Дания тюркологы В. Томсен башкара[3].
Төрки рун язуы якынча 35 тамгадан торган. Язу уңнан сулга, һәм һәр тамга, кагыйдә буларак, бер-берсенә тоташтырылмыйча, аерым сызылып язылган[4]. Авазлар саны белән тамгалар саны арасында шактый зур аерма күзәтелә: мәсәлән, «ш» авазы 6 тамга белән, ә берничә аваз тезмәсе махсус литерлар белән билгеләнгән очраклар бар. Шуңа да карамастан, академик В. В. Бартольд төрки рун «әлифбасы… төрки телгә, бигрәк тә сингармонизм законына бик яхшы җайлаштырылган һәм бу яктан үзен алыштырган уйгур һәм гарәп әлифбаларына караганда күпкә камилрәк булган», — дип билгеләп үтә[5].
Көнчыгыш Европага орхон-енисей руннары төрки телле күчмә халыклар белән бергә үтеп керә. Биредә беренче рун истәлекләре VIII—IX гасырлардан билгеле[6]. Көнчыгыш Европа руннары традицион орхон-енисей графикасыннан тыш, өлешчә «кабилә» язуы дип аталган язудан, ягъни аерым кабилә берлекләренең язуыннан гыйбарәт була. Идел-Урал төбәге территориясенә рун язуы төрки-болгар кабиләләре белән бергә килә, анда ул XII гасырга кадәр кайбер көнкүреш ихтыяҗлары өчен кулланыла[3].
| Кулланышы | Хәрефләр | Трансляция һәм транскрипция | ||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| сузыклар | A | /a/, /e/ | ||||||
| I | /ɯ/, /i/, /j/ | |||||||
| O | /u/, /o/, /w/ | |||||||
| U | /ø/, /y/, /w/ | |||||||
| тартыклар | берләшүче | (¹) — арткы, (²) — алгы сузыклар белән |
B¹ | /b/ | B² | /b/ | ||
| D¹ | /d/ | D² | /d/ | |||||
| G¹ | /g/ | G² | /g/ | |||||
| L¹ | /l/ | L² | /l/ | |||||
| N¹ | /n/ | N² | /n/ | |||||
| R¹ | /r/ | R² | /r/ | |||||
| S¹ | /s/ | S² | /s/ | |||||
| T¹ | /t/ | T² | /t/ | |||||
| Y¹ | /j/ | Y² | /j/ | |||||
| бары (¹) — Q бары (²) — K |
Q | /q/ | K | /k/ | ||||
| теләсә нинди сузыклар белән |
-Ç | /ʧ/ | ||||||
| -M | /m/ | |||||||
| -P | /p/ | |||||||
| -Ş | /ʃ/ | |||||||
| -Z | /z/ | |||||||
| -NG | /ŋ/ | |||||||
| берләшкән | + сузык | IÇ, ÇI, Ç | /iʧ/, /ʧi/, /ʧ/ | |||||
| IQ, QI, Q | /ɯq/, /qɯ/, /q/ | |||||||
| OQ, UQ, QO, QU, Q |
/oq/, /uq/, /qo/, /qu/, /q/ |
ÖK, ÜK, KÖ, KÜ, K |
/øk/, /yk/, /kø/, /ky/, /k/ | |||||
| + тартык | -NÇ | /nʧ/ | ||||||
| -NY | /ɲ/ | |||||||
| -LT | /lt/, /ld/ | |||||||
| -NT | /nt/, /nd/ | |||||||
| сүзләр бүлү символы | ||||||||
| (-) — сүз ахырында әле | ||||||||
Болгар әлифбасы
VI—X гасырларда борынгы болгарлар яшәгән дәүләтләрдә (Бөек Болгар, Дунай буе Болгары, Идел буе Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы) кулланылган рун язуында сүзләр, орхон язуыннан аермалы буларак, сулдан уңга языла торган булган[7].
Түбәндәге таблицада Болгария фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Петер Добрев туплаган борынгы болгар руннары китерелә:
Иске уйгыр язуы
- Төп мәкалә: Иске Уйгур язуы
Иске уйгыр язуы татарлар яшәгән Харәзем-Идел буйларында X—XIV гасырларда тарала[8]. Татар әдәбиятында XIV гасыр (Алтын Урда чоры) шагыйре Харәзминең «Мәхәббәтнамә» дастаны, Йосыф Баласагуниның «Котадгу белег»е уйгыр язуы белән язылган[9].
Гарәп әлифбасы нигезендә
X гасырдан Көнчыгыш Европада, беренче чиратта Идел буе Болгарында, ислам белән бергә гарәп графикасы тарала башлый. Ул рәсми документларны һәм дәүләт эш кәгазьләрен алып бару, шулай ук әдәби әсәрләр язу өчен кулланыла[3].
XIII—XIV гасырлар башында Җучи Олысында (Алтын Урдада) хан канцеляриясендә кайбер мөһим дәүләт актларын язу өчен уйгыр язуы да файдаланыла, ләкин гарәп язуы нигезендә булдырылган эш кәгазьләре һәм әдәбият киң таралыш ала һәм ул XIV гасыр башында рәсми статуска ия була. Җучилар дәүләтендә гомуми сөйләм шәһәр койнесы һәм диалектлар өсте әдәби тел — Идел буе төрки теле формалаша[10].
XV—XX гасыр башында Идел-Урал төбәге татарлары (Россиянең барлык мөселманнары кебек үк) фәкать гарәп графикасын (аерым бер билгеләр өстәп) кулланалар (иске имлә)[3].
XVI гасыр уртасыннан соң гарәп язуы, рәсми функцияләрен югалтып, дин, мәгариф һәм мәдәният теле буларак кулланыла[11].
Иске һәм яңа имлә
| آ | ا | ب | پ | ت | ث | ج | چ |
| ح | خ | د | ذ | ر | ز | ژ | س |
| ش | ص | ض | ط | ظ | ع | غ | ف |
| ق | ك | گ | ڭ | ل | م | ن | ه |
| و | ۋ | ی |
Гарәп телендә булмаган авазлар өчен фарсы әлифбасыннан алынган өстәмә графемалар кулланыла[12]:
- ﭖ [п], ﭺ [ч], ﮊ [ж], ﮒ [г];
- ڭ [ң], ۋ [в].
Бу әлифба 1920 нче елларга кадәр файдаланыла һәм алдагы реформа өчен нигез булып тора. 1920 елның 19 декабрендә Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы декреты белән татар телендә гарәп язуын куллану тәртибе төгәлләштерелә һәм гадиләштерелә: кайбер хәрефләр һәм билгеләр гамәлдән чыгарыла, өстәмә хәрефләр кертелә: а — ﯪ; ә -ﯬ; и — ﯺ; у, ү — ﯯ; о, ө — ﯱ; ы, е — ﺌ.
1925 елның ноябрендә ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Академик үзәге Карар кабул итә, аның нигезендә яңа кагыйдәләрне куллану барлык совет учреждениеләрендә, мәктәпләрдә һәм татар матбугатында мәҗбүри була. «Яңа имлә» татар телендә 1927 елга кадәр кулланыла, аннан соң латин графикасы нигезендәге «яңалиф» гамәлгә кертелә[12].
XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында гарәп язуы реформалаштырыла. 1920 елның 19 декабрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы (ХКС) тарафыннан «яңа имлә» (''Yaña imlâ'') дип аталган гадиләштерелгән гарәп графикасы нигезендәге әлифба раслана, ул 1927 елга кадәр кулланыла[13].
Гарәп графикасы нигезендә татар әлифбасы (1920—1927):
| ئا | ﺋﻪ | پ | ب | ت | ج | چ | ح |
| د | ر | ز | ژ | س | ش | ع | ف |
| ق | ك | گ | ڭ | ل | م | ن | و |
| ۋ | ی | ئو | ئوُ | ئ |
Латин әлифбасы нигезендә
Латинлаштыруның беренче омтылышлары
1908–1909 елларда татар шагыйре Сәгыйть Рәмиев латин алфавитын үзенең әсәрләрендә куллана башлый. «Калын сузыкларны» билгеләү өчен ул ea, eu, eo, ei диграфларын кулланырга тәкъдим итә. Ләкин «гарәпчеләр» аңа үз проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмиләр[11].
Тиздән совет хакимияте тарафыннан СССРның барлык төрки телле республикаларында латинлаштыру сәясәте үткәрелә. Шушы максаттан Мәскәүдә махсус «Яңа алфавит буенча үзәк комитет» оештырыла. Латинлаштыруга таба беренче реаль адым — 1924 елда «Эшче» («Рабочий») газетасында басылып чыккан татар-башкорт латин алфавиты проекты була[14]. Хәрефләрнең әйтелеше инглиз алфавитына нигезләнә, ә үзенчәлекле башкорт авазлары диграфлар ярдәмендә бирелә. Шулай да проект кире кагыла[11].
Яңалиф
1926 елда Бакуда узган төрки тел белгечләре корылтае барлык төрки телләрне латин әлифбасына күчерү тәкъдимен кабул итә[15]. 1926 елның апреленнән Казанда Jaꞑa tatar əlifвasь/Яңа татар әлифбасы (Яңалиф) җәмгыяте эшли башлый[16].
1927 елның 3 июлендә ТАССРда гарәп язуы нигезендәге Яңа имлә урынына латиница нигезендәге яңалиф (''Jaꞑalif'') рәсми язу итеп игълан ителә[15]. Яңалиф 34 хәрефтән тора, алар арасында татар теленең үзенчәлекле авазларын күрсәтү өчен диакритик билгеләр кулланылган хәрефләр дә була (мәсәлән, Ə ə, Ꞑ ꞑ, Ɵ ɵ)[11]. Түбәндә яңалифнең беренче варианты китерелә. Анда K һәм Q (икесе дә K хәрефе), G һәм Ğ (икесе дә G хәрефе), V һәм W (икесе дә W хәрефе) авазлары өчен аерым хәрефләр билгеләнми. Ş урынына кириллицаның Ш хәрефе кулланыла. C һәм Ç хәрефләре төрек әлифбасындагы кебек үк мәгънәдә кулланыла һәм соңрак яңалифнең ахыргы вариантына күчерелә[11]. Совет матбугатында әлеге әлифба шулай ук «октябрь әлифбасы» дип тә аталган[17].
| A a | B ʙ | C c | Ç ç | D d | E e | Ə ə | F f |
| G g | Ƣ ƣ | H h | I i | J j | K k | L l | M m |
| N n | Ꞑ ꞑ | O o | Ɵ ɵ | P p | Q q | R r | S s |
| Ș ș | T t | U u | V v | X x | Y y | Z z | Ƶ ƶ |
| Ь ь |
Яңалифкә каршы чыгучылар тәнкыйтькә дучар ителә. 1929 елның 1 февраленнән ТАССРда дәүләт, кооператив һәм иҗтимагый оешмаларда эш башкару яңалифкә күчерелә, ә 1929 елның 7 августында ССРБ Үзәк Башкарма Комитеты (ҮБК) һәм Халык Комиссарлары Советының (ХКС) «ССРБ Берлегенең гарәп язулы халыкларының яңа латинлаштырылган әлифбасы турында»гы карары белән латиницага күчүгә рәсми статус бирелә. 1930 елның 1 гыйнварына газет-журналлар, нәшриятлар, уку йортлары һ. б. тулысынча яңа әлифбага күчә. Моңа кадәр Ильминскийның кириллица нигезендәге әлифбаларын кулланган чуашлар һәм якутлар да латиницага күчерелә[3].
Кирилл әлифбасы нигезендә
- Төп мәкалә: Кирилл графикасы
Ильминский алфавиты
Татар теле өчен кириллицага нигезләнгән беренче стандартлаштырылган әлифба Н. И. Ильминскийның миссионерлык эшчәнлеге белән бәйле[13]. Ул үз фикердәшләре белән берлектә Идел буе халыклары телләре өчен рус алфавитын үзгәртеп төзи. Ильминский әлифбасы татар халкын христианлаштыру өчен кулланыла, мөселман татарлар аннан файдаланмый. Ильминский әлифбасындагы беренче басма — «Әлифба» — 1861 елда дөнья күрә[18].
Рус алфавиты хәрефләреннән тыш, бу әлифба үз эченә Ӓ ӓ, Ӧ ӧ, Ҥ ҥ, Ӱ ӱ хәрефләрен дә ала. Әлифбаны, нигездә, керәшеннәр куллана, өстәвенә, алар әле дә православие исемнәренең инкыйлабка кадәрге язылышын һәм «ять», «фита» һәм «и десятеричное» хәрефләрен куллана ала[11].
| А а | Ӓ ӓ | Б б | (В в) | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж | З з |
| И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ҥ ҥ | О о | Ӧ ӧ | П п |
| Р р | С с | Т т | У у | Ӱ ӱ | (Ф ф) | (Х х) | (Ц ц) | Ч ч | Ш ш |
| (Щ щ) | (Ъ ъ) | Ы ы | (Ь ь) | Э э | Ю ю | Я я |
1939 елның 5 маенда Татарстан АССР Югары Советы Президиумы «Татар язуын латинлаштырылган әлифбадан рус графикасына нигезләнгән әлифбага күчерү турында»гы Указ кабул итә[19]. Кириллица нигезендәге яңа әлифбага рус хәрефләре белән бергә татар теленең үзенчәлекле авазларын күрсәтү өчен алты өстәмә хәреф кертелә: Ә ә, Ө ө, Ү ү, Җ җ, Ң ң, Һ һ[11][4].
Бу алфавитның соңгы рәсми варианты 1997 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана, анда өстәмә хәрефләр әлифба эченә урнаштырыла[20][19].
Кириллица нигезендәге татар әлифбасы 39 билгедән (33 кириллица билгесе һәм 6 яңа татар сөйләме авазларын билгеләү өчен) тора[4]. Һәр халык өчен Кирилл әлифбасын төзегәндә, төзүчеләр аларны унификацияләмиләр, нәтиҗәдә, бер үк графемалар төрле төрки телләрдә төрле авазларны белдерү өчен кулланылалар. Кирилл әлифбасын төзегәндә татар теле фонетикасының барлык үзенчәлекләре (42 фонема) исәпкә алынмый, бу исә аларны язуда тапшыру өчен кыенлыклар тудыра[3].
Яңалиф-2 (1999 елгы латин графикасы)
Постсовет чорында Кирилл алфавитын латин графикасына алмаштыру мәсьәләсе актив тикшерелә. Нәтиҗәдә, 1999 елның 15 сентябрендәге 2352 санлы «Татар алфавитын латин графикасы нигезендә торгызу турында»гы Татарстан Республикасы Кануны белән яңа татар әлифбасы кабул ителә[21], ләкин күрсәтелгән канунның гамәле Россия Федерациясе Конституция судының 2004 елның 16 ноябрендәге 16-П санлы Карары белән туктатыла[22].
Латин графикасына нигезләнгән татар әлифбасы (1999—2004)[23]:
| Хәреф: | A a | Ə ə | B b | C c | Ç ç | D d | E e | F f |
| Атамасы: | a | ə | be | ce | çe | de | e | ef |
| Хәреф: | G g | Ğ ğ | H h | I ı | İ i | J j | K k | Q q |
| Атамасы: | ge | ğı | he | ı | i | je | ke | qı |
| Хәреф: | L l | M m | N n | Ꞑ ꞑ | O o | Ɵ ɵ | P p | R r |
| Атамасы: | el | em | en | eꞑ | o | ɵ | pe | er |
| Хәреф: | S s | Ş ş | T t | U u | Ü ü | V v | W w | X x |
| Атамасы: | es | şa | te | u | ü | ve | we | xa |
| Хәреф: | Y y | Z z | ’ | |||||
| Атамасы: | qısqa i | ze |
Яңа латин әлифбасының өч хәрефе күпчелек шрифтларда булмаганлыктан, интернетта Ә хәрефен билгеләү өчен — Ä, Ө өчен — Ö, Ң өчен Ñ хәрефләрен кулланырга рөхсәт итү күздә тотыла[24]. Моннан тыш, 2003 елда ТР рәсми сайтында фикер алышу өчен Иналиф «Интернет-әлифбасы» (Интернет һәм тат. әлифба сүзләреннән) тәкъдим ителә[25]. Бу әлифбаның төп максаты — стандарт инглиз клавиатурасы ярдәмендә һәм диакритик билгеләр кулланмыйча татар текстларын җыю һәм эшкәртү мөмкинлеген булдырудан гыйбарәт булган. Әлеге әлифбаның Inalif2 модификациясе www.suzlek.ru татарча-русча сүзлек сайтында кулланыла[26].
2012 елның 24 декабрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында» канун кабул итә. Бу канун кирилл, латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә (Заманалиф-2)[27]. 2011–2012 елларда республика әлифбага, төрек һәм гомумтөрки әлифбага якынайту максатыннан, үзгәрешләр кертә (кайбер өстәмә хәрефләр 1999 елгы латин алфавитыннан аерыла)[28].
Хәзерге торышы
2012 елның 24 декабрендә кабул ителгән «Татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак куллану турында» Татарстан Республикасы Канунына ярашлы, гражданнар дәүләт органнарына латиница яки гарәп язуы нигезендәге татар әлифбасын кулланып мөрәҗәгать итә ала[27]. Шуңа да карамастан, дәүләт органнарының, гомумән рәсми мәгълүмат тапшыру каналларының эшендә кириллица нигезендәге әлифба гамәлдә кала[27].
Чит илләрдә яшәүче татар җәмгыятьләрендә (мәсәлән, Төркия, Финляндия) латин әлифбасы[1], ә Кытайда — гарәп язуы киң таралган[29].
Әлифбаларның чагыштырма таблицасы
Түбәндәге таблицада төрле татар әлифбаларының төп хәрефләре китерелгән.
| № | Кириллица
(1939-х. в.) |
Яңалиф
(1927-1939) |
Яңалиф-2 / Заманалиф
(1999) |
Гарәп язуы
(Яңа имлә, 1920-1927) |
|---|---|---|---|---|
| 1 | А а | A a | A a | ئا |
| 2 | Ә ә | Ə ə | Ä ä | ﺋﻪ |
| 3 | Б б | B ʙ | B b | ب |
| 4 | В в | V v | W w | ۋ |
| 5 | Г г | G g | G g | ﮒ |
| 6 | Д д | D d | D d | ﺩ |
| 7 | Е е | E e | E e | ئ |
| 8 | Ё ё | – | – | – |
| 9 | Ж ж | Ƶ ƶ | J j | ﮊ |
| 10 | Җ җ | Ç ç | C c | ﺝ |
| 11 | З з | Z z | Z z | ﺯ |
| 12 | И и | I i | İ i | ئی |
| 13 | Й й | J j | Y y | ﻯ |
| 14 | К к | K k | K k | ﮎ |
| 15 | Л л | L l | L l | ﻝ |
| 16 | М м | M m | M m | ﻡ |
| 17 | Н н | N n | N n | ﻥ |
| 18 | Ң ң | Ꞑ ꞑ | Ñ ñ | ڭ |
| 19 | О о | O o | O o | ئوُ |
| 20 | Ө ө | Ɵ ɵ | Ö ö | ئوُ |
| 21 | П п | P p | P p | ﭖ |
| 22 | Р р | R r | R r | ﺭ |
| 23 | С с | S s | S s | ﺱ |
| 24 | Т т | T t | T t | ﺕ |
| 25 | У у | U u | U u | ئو |
| 26 | Ү ү | Y y | Ü ü | ئو |
| 27 | Ф ф | F f | F f | ﻑ |
| 28 | Х х | X x | X x | ﺡ |
| 29 | Һ һ | H h | H h | ﻪ |
| 30 | Ц ц | – | – | – |
| 31 | Ч ч | C c | Ç ç | ﭺ |
| 32 | Ш ш | Ş ş | Ş ş | ﺵ |
| 33 | Щ щ | – | – | – |
| 34 | Ъ ъ | ’ | ’ | ء |
| 35 | Ы ы | Ь ь | I ı | ئ |
| 36 | Ь ь | – | – | – |
| 37 | Э э | E e | E e | ئ |
| 38 | Ю ю | – | – | – |
| 39 | Я я | – | – | – |
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Елена Шмелева, Алексей Шмелев. Правила пора менять. Коммерсантъ (30 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ А. А. Сальникова, Д. М. Галиуллина. Буквари для крещеных татар второй половины XIX — первых десятилетий ХХ в. // Вестник ПСТГУ. Серия IV: Педагогика. Психология : журнал. — 2019. — № Вып. 53.. — С. С. 90–101.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Измайлов И.Л., Каримов И.Р. Реформы письменности татарского языка: прошлое и настоящее (рус.). www.tataroved.ru (журнал «Родина». 1999. № 11). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Татарский алфавит: от древних рун до современной кириллицы (рус.). milliard.tatar (10 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Татарский язык и письменная культура: от слова к книге (рус.). 100tatarstan.100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ Г. Давлетшин. Булгарская письменность. (Раннебулгарский и домонгольский периоды) // Гасырлар авазы - Эхо веков : журнал. — 2008. — С. 23—32.
- ↑ Живко Гочев Войников. Алано-древнеболгарское письмо (в память проф. Г.Ф. Турчанинова). — Владикавказ: издательство «ИР», 2018. — 256 с. — ISBN 978-5-7534-1512-7.
- ↑ Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты. — Казан: Иман, 2017. — 183 с.
- ↑ Г.Г.Габдельганеева. Письменность, документ и книга в эпоху древних тюрков и Волжской Булгарии // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств : журнал. — 2015.
- ↑ Ильмира Гафиятуллина. От рун до арабской графики – какая судьба была предначертана татарскому алфавиту? (рус.). islam-today.ru (4 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Закиев, Мирфатых Закиевич. Тюрко-татарское письмо (история, состояние и перспективы) / М. З. Закиев. — Москва: Инсан, 2005. — 247 с. — ISBN 5-85840-330-1.
- ↑ 1 2 В.Х.Хаков. Арабское письмо (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 февраль 2026.
- ↑ 1 2 Курбатов Х. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. — Казан: Татар. китап нәшр., 1998. — 132 с.
- ↑ Sәjfi-Qazanlь F. Tatarlar arasьnda «Jaŋalif» tarixь. — Qazan, 1928.
- ↑ 1 2 Зубаржат Гарипова. Споры о татарской латинице: как сто лет назад спорили сторонники арабской графики и нового алфавита (рус.). Реальное время (26 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ В. Х. Хаков. Яналиф (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Культура и письменность востока. Книга 2-ая. — Баку, 1928.
- ↑ Р. Р. Исхаков. К истории создания первого татарского кириллического алфавита и формирования письменной традиции татар-кряшен (крещеных татар) // Известия Самарского научного центра РАН : журнал. — 2015. — № 3. Т. 17. — С. 319—322.
- ↑ 1 2 Дина Юсупова. 80 лет назад было принято решение о переводе татарского алфавита на кириллицу (рус.). 100tatarstan.ru (5 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Об упорядочении татарского алфавита от 20 января 1997 (рус.). docs.cntd.ru (20 гыйнвар 1997). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ О восстановлении татарского алфавита на основе латинской графики (рус.). gossov.tatarstan.ru (15 сентябрь 1999). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Постановление Конституционного Суда РФ от 16.11.2004 N 16-П «По делу о проверке конституционности положений пункта 2 статьи 10 Закона Республики Татарстан „О языках народов Республики Татарстан“, части второй статьи 9 Закона Республики Татарстан...» (рус.). www.consultant.ru (16 ноябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Вагыйзов, С. Г.; Вәлитова, Р. Г. (2002). Lati̇n grafi̇kasi ni̇gezendə əli̇fba = Латин графикасы нигезендә әлифба. «Məğəri̇f» nəşri̇əte = «Мәгариф» нәшрияты. .
- ↑ Unicode кодларын карагыз: Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 27 сентября 2000 г. N 695 «О стандартах кодировки символов татарского алфавита на основе латинской графики и базовых программах для компьютерных применений» (рус.). docs.cntd.ru (27 сентябрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026. Архивировано 19 сентябрь 2020 года.
- ↑ «Inalif» : Республика Татарстан (рус.). Официальный сервер Республики Татарстан (архив) (10 декабрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ βerenche on-line tatarcha-ruscha su’zlek (рус.). www.suzlek.ru (архив). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Об использовании татарского языка как государственного языка Республики Татарстан от 12 января 2013 (рус.). docs.cntd.ru (12 гыйнвар 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Владимир Казанцев, Анна Кузнецова. Татарстан отказался от латиницы 13 лет спустя (рус.). БИЗНЕС Online (25 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ Денмухаметова Э.Н., Мугтасимова Г.Р. Лексические особенности речи татар, проживающих в КНР (рус.). science-education.ru. Современные проблемы науки и образования. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
Әдәбият
- Закиев М. З. Тюрко-татарское письмо (история, состояние и перспективы). — М.: Инсан, 2005. — 247 с. — ISBN 5-85840-330-1.
- Курбатов Х. Р. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 132 с.
- Алфавит (рус.). Tatarica. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
