İ
Файл:Dotted and dotless I.svg
Ноктасыз һәм нокталы I хәрефе
İ (i) (tat. lat. Noqtalı İ) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында унөченче. "İ i" хәрефе татар кирилл әлифбасының "И и" хәрефенә туры килә, "İ" транскрипциядә [ий] авазына туры килә, шуңа күрә татар латиницада "İ i" хәрефтән соң "й"-"y" хәрефе язылмый, "ия", "ие", "ию" диграфлары "iä", "ie", "iü" диграфларына әверелә, мәсәлән киен - kien , тиеш - tieş, мәдәният - mädäniät , полиция - politsiä, бию - biü, дию - diü, нәшрият - näşriät.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Искәрмә
Бүтән телләрдә
Нокталы "İ i" Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Кырым татарлары) кулланыла.
Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.