Y
Калып:Латиница Y (y) (tat. lat. Y xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында утыз өченче.
"Y" хәрефе кирилл әлифбасының "Й" хәрефенә туры килә. Мәсәлән: йомыш - yomış, йөрәк - yöräk, бармый - barmıy.
Кирил "я" хәрефе татар латин әлифбасында "ya" (каты сүзләрдә), "yä" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: ярым - yarım, кияү - kiäw, яшьлек - yäşlek.
Кирил "ю" хәрефе татар латин әлифбасында "yu" (каты сүзләрдә), "yü" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: юл - yul, юкә - yükä.
Кирил "e" хәрефе сүз башыннан һәм сузыктан соң ("i" хәрефтән башка) барган очракта латин әлифбасында "yı" (каты сүзләрдә), "ye" (нечкә сүзләрдә) диграфлары туры килә. Мәсәлән: ел - yıl, буенча - buyınça, егет - yeget.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Бүтән телләрдә
Y, y бөтен Америка, Австралия, Көнбатыш Европа дәүләте әлифбасында кулланыла.
Искәрмә
Яңалиф-1 әлифбасында "Y y" хәрефе кирил имләсенең "Ү ү" авазына туры килә иде.
Кодлар
Стандарт латин клавиатурасына керә.