Ƶ
Ƶ, ƶ — латин әлифбасы хәрефе.
Латин әлифбаларның күпчелектә — Z хәрефенең язма варианты. Поляк телендә — Żż хәрефенең язма варианты.
Куллану
Ƶ Яңалиф алфавитында кулланылган һәм [ʒ] авазын белдергән, хәзерге татар латин әлфбасында аңа J хәрефе туры килә.
1992—2000 елларда чечен әлифбасында кулланылган.
Шулай ук карагыз
- «Ж, ж»
Фәндә
Математиклар, галимнәр һәм инженерлар Z хәрефен 2 белән бутамас өчен Ƶ хәрефен кулланалар.
Юникодта
| Хәреф | Код | Исеме |
|---|---|---|
| Баш хәреф | U+01B5 | LATIN CAPITAL LETTER Z WITH STROKE |
| Юл хәрефе | U+01B6 | LATIN SMALL LETTER Z WITH STROKE |