Ä

Калып:Латиница Ä (ä) (ta. lat. Ä xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында икенче. Ä хәрефе кирилл әлифбасының Ә хәрефенә туры килә. Нечкә сүзләрдә кирилл әлифбасының Я хәрефе латин әлифбасында туры килә, мәсәлән: яшьлек - yäşlek, ямь - yäm . "К", "Г" хәрефләрдән соң нечкә сүзләрдә (киләсе иҗек нечкә булган очракта) кирил "А", латин "Ä"-хәрефенә әверелә, мәсәлән: гадәт - ğädät, гаскәр - ğäskär, сәгать - säğät, мәкалә - mäqälä, мәкаль - mäqäl. Язылышта Ә кулланып була.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Бүтән телләрдә

Ä, ä (алман телендә — «а-умлаут») — герман телләренең хәрефе (Алман теле, Швед теле), һәм кайбер башка әлифбада (Финляндия, Эстония, Словакия) кулланыла. 1991—1992 елларда азәрбайҗан телендә кулланылган, 1992 елда Ə хәрефенә алмаштырыла.

Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.

Кодлар

Графема HTML Юникод TeX
Ä U+00C4
Ä
Ä \ddot A
ä U+00E4
ä
ä \ddot a

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр