W
Калып:Латиница W (w) (tat. lat. W xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында утыз беренче. "W" хәрефе "В" һәм "У" авазлары арасында ярты-сузык авазы белдерә.
"W" хәрефе кирилл әлифбасының татар сүзләрендә, гарәп, фарсы алынмаларында кирил "В" хәрефенә туры килә, мәсәлән: вәкил - wäkil, вәгъдә - wäğdä, варис - waris, Ватан - Watan, вакыт - waqıt, Әмәт тавы - Ämät tawı, килмәве - kilmäwe.
"W" хәрефе кирилл әлифбасының "а", "я", "ә" хәрефләрдән соң барган очракта "у", "ү" хәрефләренә туры килә: мәсәлән: Мәскәү - Mäskäw, кияү - kiäw, комачауламый - qomaçawlamıy, тау - taw, тәүлек - täwlek
"V" хәрефе кирилл әлифбасының чит теленең алынмаларында гына кирил "В" хәрефенә туры килә, мәсәлән: вагон - vagon, вокзал - vokzal, Владимир - Vladimir, ведомство - vedomstvo.
Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.
Бүтән телләрдә
W, w бөтен Америка, Австралия, Көнбатыш Европа дәүләте әлифбасында кулланыла.
Кодлар
Стандарт латин клавиатурасына керә.