Ğ

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Калып:Латиница Ğ (ğ) (tat. lat. Ğ xärefe) — латин әлифбасының хәрефе, татар латин әлифбасында унынчы. Ğ хәрефе кирилл әлифбасының Г хәрефенә (каты сузык алдында) һәм гъ дифтонгына туры килә. Мәсәлән: барган - barğan, гомер - ğömer, гадәт - ğädät, гаскәр - ğäskär, игътибар - iğtibar, сәгать - säğät, җәмгыять - cämğiät, гыйлем - ğilem, шагыйрь - şağir, шигърият - şiğriät, шөгыль - şöğel.

Татар теле Кирил, Латин, Гарәп әлифбасы кануны буенча расланган. Интертат, Татар-Информ 2015 елның 26 июнь көнендә архивланган., Безнең гәҗит 2013 елның 6 август көнендә архивланган., TRT-Tatar гәҗитләренең сәхифәсендә кулланыла.

Бүтән телләрдә

Ğ - Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Төрекманстан, Кырым татарлары) кулланыла.

Төрки имләсендә (Төркия, Әзәрбайҗан, Татарстан, Кырым Татарлары) Ğ хәрефе француз r авазына (кайчакта Төркиядә - й) авазына туры килә.

Киңәйтелгән латин имләсенә керә, Көнбатыш Европа (West Europe) шрифтлары.

Кодлар

Графема HTML Юникод
Ğ Ğ U+011E
ğ ğ U+011F

Шулай ук карагыз