Добруҗа татар теле

Добруҗа татар теле яки Румыния татар теле (үзисем Tatarșa, Tatar tĭlĭ: рум. Limba tătară română, Limba tătară) — кырым татар теленең Румыния татарлары арасында таралган варианты.[1][2][3]

Кыпчак һәм кыпчак-нугай төркемчәсендәге төрки тел. Нугай теле йогынтысын кичергән. Тел шулай ук румын теленнән күп сүзләр үзләштергән. Бу телдә беренче чиратта Румыниянең Добруджа өлкәсендә сөйләшәләр, шулай ук Болгария белән Төркиядә дә сөйләшүчеләр бар.

undefined

Сөйләшләре

3 төп вариант бар[4] :

  • Добруджа нугай телендә Тулче, төньяк Констанца җирлегендә сөйләшәләр, һәм анда кыпчак теле элементлары сакланып калган.
  • Добруджа татар телендә гадәттә Көньяк һәм үзәк Констанцада сөйләшәләр, һәм аңа угыз теле нык тәэсир иткән.
  • Добруджа тат телендә Хаҗиоглу, Пазарҗик шәһәрләре тирәсендә сөйләшәләр, һәм ул угыз теленә иң якын.

Алфавит

Румыниядә татарлар кулланган алфавит.[5]

A a B b C c Ç ç D d E e F f
G g Ğ ğ H h I ı İ i Ĭ ĭ J j K k L l
M m N n Ñ ñ O o Ö ö P p Q q R r
S s Ş ş T t U u Ü ü V v W w Y y Z z

Танэр Мурат Á, Ç, Ğ, Ñ, Î, Í, Ó, Ş, Ú хәрефләре белән латин әлифбасын, Ә, Җ, І, Ң, Ө, Ү, Ў хәрефләре белән кирилл әлифбасын, иске төрки һәм гарәп-фарсы язуын (ڭ хәрефе белән) кулланган[6].

Файл:TanerMuratABC.jpg
Танэр Муратнән Латин вә Кирилл язуләре

Искәрмәләр

  1. As an Extra Small Language Romanian Tatar Turkish
  2. Romanian Tatar language communication in the multicultural space
  3. THE TURKISH LANGUAGE SPOKEN BY THE TURK-TATAR COMMUNITY LIVING IN ROMANIA
  4. Eker, Süer (2006). Ekstra küçük bir dil olarak Romanya "Tatar Türkçesi" 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.
  5. Ismail H. A. Ziyaeddin, Ali Cafer Ahmet-Naci, Nida Ablez and Risa Iusein (2015). ALFABE. Constanța: Editura Imperium. p. 78. ISBN 978-606-93788-8-5. 
  6. Vebuka.com – Luceafarul – Sholpan by Mihai Eminescu. Vebuka.com.

Тема буенча өстәмә