Нагайбәк сөйләше

Нагайбәк сөйләшетатар теленең урта диалектына караган сөйләше.

undefined

Таралышы

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк һәм Чибәркүл районнарында яшәүче нагайбәкләр арасында таралган.[1] Әлеге торак пунктлар элегрәк Оренбург губернасы Верхнеуральск өязе караганнар. XIX гасыр уртасына кадәр Уфа губернасының Бәләбәй өязендә Нагайбәк ныгытмасы янында яшәгәннәр.

Үзенчәлекләре

Сөйләштә татар теленең урта диалектының Казан арты керәшеннәре сөйләшләреннән аерылмый диярлек, үзенчәлекләре нигездә янәшәдәге башкорт һәм казакъ телләре йогынтысында барлыкка кигән.

Нагайбәкләр сөйләшенә казан арты керәшеннәренә хас: фигыльләрдә -ыйым\-ийем (барыйым — барыйм, күрийем — күрим), -мын\-мен (Мин аны җакшы беләмен) кушымчалары кулланыла. Хәл фигыльләрдә әдәби телдәге -мый, -мыйча урыынна -мастан/ -мәстән кулланыла (курыкмастан җырлагыз — курыкмыйча җырлагыз.)

Нинди алмашлыгы урынына кандай куллану да үзенчәлек булып тора.

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә