Йорт татарлары сөйләше

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Йорт татарлары теле
Үзисем:

нугайча, татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Әстерхан өлкәсе

Халәт:

начар хәлдә[d]

 Классификация
Төркем:
Көньяк Россиядә татар теле сөйләшләре

Йорт татарлары сөйләшетатар теленең урта диалектының әстерхан сөйләшенең ассөйләше (урынчалыгы). Йорт татарларының туган теле.

Кайвакыт аерым тел булып исәпләнеп йорт татар теле дип тә йөртелә. Формалаша башлаган дәвердә йорт татар теле нугай һәм алабугат татар телләренә, әдәби татар теленә караганда, якынрак була. Соңрак әдәби татар теле йогынтысында татар теленә якыная.

Язу

Язуы юк. Рәсми рәвештә татар әдәби теленнән файдаланалар. XХ гасыр башына чаклы йорт татарларының иске татар телендә Хаҗитархан шәһәрендә ике мәшһүр газеты чыккан.

Юрт татарлары диалекты Татар теле Нугай теле Рус теле
алыс ерак алыс далеко
анау, сул шул сол тот
ан-як, мон-як анда-монда онда-мунда там и сям
ашар ачкыч ашкыш ключ
аяк касә аяк пиала
мама, әйе әби, дәү әни аей бабушка
әкилмәгә алып килергә аькелув принести
әпәй, калач, питар ипи, икмәк оьтпек хлеб
ни зат? нәрсә? не, не зат? что?
уга аңа ога ему
пышмага кисәргә кесуьв пилить, отрезать
ни зат итә? ни зат итәде? нишли? не зат этуьв? что делает?

Таралышы

Тел йорт татарлары (әстерхан татарлары) арасында таралган. Телне якынча 12 мең кеше белә дип санала (2008 ел бәяләмәсе).

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Әдәбият

  • Арсланов Л. Ш. Юртовских татар (астраханских ногай) язык // Языки мира: Тюркские языки. Бишкек: Кыргызстан, 1997. С. 506–513.