Тофа теле
Тофа теле (тоф. тоъфа дыл) — тофаларның теле, төрки телләргә керә. Тофа халкы Иркутск өлкәсенең Нижнеудинский районына керүче өч авыл җирлегендә — Тофалар, Нерхин һәм Верхнегутарскийда яши. Тофа телендә сөйләшүчеләр саны — барлыгы 775 тофа кешесеннән 93 кеше (2010, халык санын алу). Язу — кирилл әлифбасына нигезләнгән (1988 елдан).
Әлифба
Хәзерге тофалар әлифбасында 42 хәреф бар[2]:
| А а | Б б | В в | Г г | Ғ ғ | Д д | Е е | Ё ё |
| Ж ж | З з | И и | i | Й й | К к | Ӄ ӄ | Һ һ |
| Л л | М м | Н н | ӈ | О о | Ө ө | П п | Р р |
| С с | Т т | У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Ч ч | Ҷ ҷ¹ |
| Ш ш | Щ щ | ъ | Ы ы | ь | Э э | ә | Ю ю |
| Я я |
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Красная книга языков ЮНЕСКО
- ↑ Рассадин В. И. Тофача-урысча һәм урысча-тофача сүзлек. = Словарь тофаларско-русский и русско-тофаларский. — СПб.: «„Дрофа“ Санкт-Петербург», 2005.