Әйну теле
Әйну теле - Көнбатыш Кытайда сөйләшелә торган төрки криптолект. Кайбер лингвистлар аны күбесенчә асылда көнбатыш югур теленнән (борынгы уйгыр теленә якын) төрки грамматикага ия, әмма күбесенчә иран телләр гаиләсе телләре сүзлек составына ия катнаш тел дип атыйлар.[3] Башка лингвистлар ул катнаш телнең техник таләпләренә туры килми дигән караш әйтәләр. Ул күчмә әйну халкы тарафыннан сөйләшелә. Сахалинда һәм Япониядә таралган айн теле (кайвакыт айну теле дип язылырга да мөмкин) белән төрле тел булып тора.
Орфография
Әйну теленең киң таралган язуы юк. Шулай да, язып куярга кирәк булганда гадәттә уйгыр гарәп әлифбасы кулланыла.
Саннар
Әйну саннары фарсы теленнән алынган:
- 1 – yäk
- 2 – du
- 3 – si
- 4 – čar
- 5 – pänǰ
- 6 – šäš
- 7 – häp(t)
- 8 – häš(t)
- 9 – noh
- 10 – dah
- 20 – bist
- 100 – säd
- 1000 – hazar
Искәрмәләр
- ↑ https://www.ethnologue.com/language/aib/24
- ↑ Ethnologue — 25 — Дәлас: SIL, 2022.
- ↑ Bakker, Peter (2003). "Mixed Languages as Autonomous Systems". in Matras, Yaron (in en). The Mixed Language Debate: Theoretical and Empirical Advances. Berlin: Mouton de Gruyter. pp. 107–150. .