Румын теле

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Румын теле
Үзисем:

Limba română

Илләр:

Румыния, Молдавия, Сербия, Россия, Украина, Маҗарстан, Алмания, Исраил, АКШ

Төбәкләр:

Европа, Америка

Рәсми халәт:

Румыния байрагы Румыния, Молдавия байрагы Молдавия, Аурупа Берлеге байрагы Европа Берлеге

Күзәтүдә тора:

Румын академиясе

Сөйләшүчеләр саны:

25 млн.

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

латин язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

рум 565

ISO 639-1:

ro[1]

ISO 639-2:

rum[1] һәм ron[1]

ISO 639-3:

ron[1]

Румын теле (үзатамасы Limba română [limba ro’mɨnə]) — румыннарның милли теле, роман телләренең берсе. Румыния халкының 90 % өчен туган тел.

Гомуми сөйләшүчеләр саны — 25 миллион кеше. Черновиц өлкәләрендә сөйләшүчеләр бихисап. Европа Берлегенең рәсми телләре хисабына керә.

Румын телендә бай фәнни һәм матур әдәбият бар. Ләкин телне өйрәнү юнәлеше XVIIIXIX гасырларда гына башлана.

Географик таралышы

Румын теле күбесенчә Үзәк Европада һәм Көньяк Аурапаның Балкан төбәгендә сөйләшелә, гәрчә румын телендә сөйләшүчеләр бөтен дөньяда бар, күбесенчә румыннарның эмиграциясенә һәм иммигрантларның кире килеп чыккан илләренә кайтуына күрә. Румын телендә сөйләшүчеләр дөнья халкының 0,5%-ын [2] һәм дөньяның роман телләрендә сөйләшүчеләрнең 4%-ын тәшкил итәләр.[3]

Икенче һәм чит тел буларак

Румын теле румын азчылыгы булган кайбер даирәләрдә укытыла, мәсәлән Сербиядә Войводинада, Болгариядә, Украинада һәм Венгриядә. Румын Мәдәни Институты (ICR) 1992 елдан бирле тел укытучылары өчен җәйге курслар оештырган.Гьюлада Николаэ Балсеску Югары Мәктәбендә. Румын теле чит тел буларак югары уку йортларында укытыла, күбесенчә Германия, Франция һәм Италия кебек илләрдә һәм шулай ук Америка Кушма Штатларында. Шуңа өстәп ул чит тел буларак дөньяның 43 илендә өйрәнелә.[5]

Диалектлар

Гадәттә румын телендә банат, кришан һәм валаш диалектлары аерыла. Кайбер галимнәр шулай ук мегленорумын һәм истрорумын телләрен румын теленең диалекты булып карыйлар, ләкин әлеге телләр хәзерге вакытта юкка чыгу дәрәҗәсендә.

Мунтения, Марамуреш, Банат һәм Трансильвания сөйләшләре бер-берсеннән аерылмый диярлек.

Язу

Румын теле латин әлифбасына нигеләнгән. Кайбер аерым районнарда яшәгән румынтеллеләр кирил графикасын куллана.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Language
  2. Latin Union – Languages and cultures online 2005. Dtil.unilat.org. Дата обращения: 23 май 2010. Архивировано 28 гыйнвар 2011 года.
  3. Languages Spoken by More Than 10 Million People (ингл.). MSN Encarta. Дата обращения: 20 сентябрь 2021. Архивировано 29 октябрь 2009 года.
  4. Ziua, 19 August 2005
  5. "Data concerning the teaching of the Romanian language abroad" 2010 елның 7 декабрь көнендә архивланган., Romanian Language Institute.

Сылтамалар

РУВИКИ проектында
румын телдә бүлек бар!
ro:Pagina principală