Саз татарлары

Саз татарлары (сас татарлары) — Төмән өлкәсенең Тубыл районында яшәүче татарлар, себер татарларының бер төркеме.

Чыгышлары белән саз татарлары биредәге угыр халыкларына - ненецларга, хантларга һәм мансиларга барып тоташалар. Кайчандыр бу халыклар себер татар теленә һәм исламга күчеп татарлашканнар, әмма үз гореф-гадәтләрен дә саклап калуга ирешкәннәр.

Башка себер татарлары һәм рус авылларыннан ерак урнашканлыктан үз гореф-гадәтләрен, башка себерлеләрдән аермалы буларак, бик яхшы саклап кала алганнар[1].

Төп шөгыльләре - аучылык һәм балыкчылык.

Искәрмәләр