Хантлар
Хантлар | |
---|---|
гомуми сан |
|
яшәү җире |
|
Теле | ханты теле, рус теле |
Дине | шаманлык, православие |
Бүтән халыкка керүе | угырлар |
Кардәш халыклары: | манси, маҗарлар |
![]() |
Ха́нтлар (үзатамалары — ханти, хандэ, кантэк, иске рус телендә остяклар) — Көнбатыш Себернең төньягында, нигездә Ханты-Манси автоном округында яшәүче аз санлы җирле халык. Ханти атамасы кешеләр буларак тәрҗемә ителә.
Саннары һәм яшәү җирләре
Хантлар арасында өч этнографик төркем аерып чыгарыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш, көньяк (Иртыш буе) хантлары рус һәм татар халыклары белән нык катыш[3]. Рус телендәге тарихи остяк атамасының татар сүзе хант (башкорт) белән бәйләнеше бар дип санала.
2002 елгы халык санын алу буенча Россиядәге хантлар саны 28 678 кеше тәшкил итә, шулардан 59,7% Ханты-Манси автоном округында яши торган була, 30,5% - Ямал-Ненец автоном округында, 3,0% — Тум өлкәсендә, 3,0% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 0,3 % — Коми Республикасында.
2010 елгы халык санын алу буенча хантларның саны 30 943 га кадәр үсә, шуларның 61,6% Ханты-Манси автоном округында, 30,7% — Ямал-Ненец автоном округында, 2,3% — ХМАО белән ЯНАОларын исәпкә алмыйча Төмән өлкәсендә, 2,3% — Тум өлкәсендә, 1,4% — Новосибирск өлкәсендә яши торган була.
Тарих
Хантларның бабалары көньяктан Обь елгасының аскы агымына күченеп киләләр һәм бүгенге Ханты-Манси автоном округын һәм Ямал-Ненец автоном округының көньяк районнарында урнашалар, I меңьеллыкның азагыннан аборигеннарның һәм күчеп килгән угор кабиләләренең кушылуы нәтиҗәсендә бүгенге хантларның этногенезы башлана[4].
Хантлар үзләрен нигездә яшәгән елгалары белән бәйлиләр, мәсәлән Kondikhou ï = «Конды кешеләре», As-jah = «Обь халкы». Самоедлар (ненецлар, энцлар, нганасаннар һәм селькупларның гомуми атамасы) аларны яран яки ярган дип атап йөрткәннәр.
Гадәти шөгыльләре - балык тоту, ау һәм боланчылык. Гадәти диннәре - шаманизм һәм православие (XVIII гасырдан).
Телләре
Мәдәният
Сылтамалар
- ↑ 1 2 3 4 5 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу, archived from the original on 2016-06-05, retrieved 2014-07-04
- ↑ 1 2 3 4 5 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу . Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2009. Архивировано 21 август 2011 года.
- ↑ Ханты . БСЭ. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2014. Архивировано 27 август 2011 года.
- ↑ Владимир Вольфович Богуславский Славян энциклопедиясе, 2 томда