Тум өлкәсе

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Русия Федерациясе субъекты
Тум өлкәсе
Flag of Tomsk Oblast.svg Coat of arms of Tomsk Oblast, Russia.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында {{{TtNm}}}

Административ үзәк

Тум

Мәйдан

16-нчы

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

314 391 км²
0,4

Халык саны

49-нчы

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

1 074 453[1] (2015)

3.42 кеше/км²

ТРП

37-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

284,3 млрд. сум (2010)

242,8 мең сум

Федераль бүлге

Себер федераль округы

Икътисади район

Көнбатыш Себер икътисади районы

Губернатор

Сергей Жвачкин
РФ субъекты коды 70
ISO 3166-2 коды RU-TOM

ГАТОБК коды

69

Тум өлкәсе (субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Тум шәһәре.

1944 елның 13 августында оештырылган.

География

Тум өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнчыгышында, Об елгасының урта агымынды урнашкан. Территориянең төп өлешен Көнбатыш Себер тигезлегенең яссы, көчле сазланган җирләре алып тора. Фәкать өлкәнең көньяк-көнчыгышта  Кузнецк Алтавының (биеклек 211 метргача) төньяк тармаклары үтеп кергән.

Об елгасының киң үзәне өлкәне сазланган Васюган түбәнлеге булган сул ярга һәм бераз күтәерлгән уң ярга бүлә. Файдалы казылмалардан тимер мәгъдәне, нефть, газ, көрән күмер, төзелеш материаллары чыганаклары һ.б. нәрсәләр табылган. Торф, җир асты сулары һәм термаль минерал сулары запаслары күп.

Климат континенталь. Кыш кырыс һәм дәвамлы. Гыйнварның уртача температурасы -19°…-21°С. Җәй җылы һәм кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+18°С. Еллык явым 450—770 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере — 125 көнгә якын. Төп елгалар — Чулым, Кеть, Тым, Чая, Парабел, Васюган). Күлләр күп.

Тум өлкәсе урта һәм көньяк тайга һәм өлешчә аралаш урманнар зонасыда урнашкан.

Туфраклар — кәсле-көлсу һәм торф-сазлык, көньяк-көнчыгышында — чыршы, каен, усак) өлкә территориясенең 63% ны алып тора. Бүре, селәүсен, төлке, төньяк боланы, поши, коралай, борындык, тиен, кеш, ондатр яши.

Халык

Халык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә тора. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б.

Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Тум районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Тумда) бар. Тумда «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифәт үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшли. Шулай ук асаба халык Чулым татарлары яши.

Идарә-җир төзелеше

Тум өлкәсе татар авыллары

Тум өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә.

Тум өлкәсенең шәһәрләре:

Тум өлкәсенең районнары:

  • Александровское районы
  • Асино районы
  • Бакчар районы
  • Зырянка районы
  • Каргасок районы
  • Кожевниково районы
  • Колпашево районы
  • Кривошеино районы
  • Молчаново районы
  • Парабель районы
  • Первомайское районы
  • Тегульдет районы
  • Тум районы
  • Чая районы
  • Шегарка районы
  • Югары Кеть районы

Икътисад

Нефть чыгару, машина төзелеше, митал эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар.

Искәрмәләр