Калининград өлкәсе
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Калининград өлкәсе | |||||
| |||||
|
Административ үзәк |
Калининград | ||||
| 77-нче | |||||
|
- Барлыгы |
15 125 км² | ||||
|
- Барлыгы |
↗968 944[1] (2015) 64.06 чел. кеше/км² | ||||
|
- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә |
195,1 млрд. сум (2010) 204 мең сум | ||||
| Төньяк-Көнбатыш федераль округ | |||||
| Калининград икътисади районы | |||||
|
Губернатор |
Антон Алиханов (в.б) | ||||
| РФ субъекты коды | 39 | ||||
| ISO 3166-2 коды | RU-KGD | ||||
| 27 | |||||
Калинингра́д өлкәсе́ ( 1946 елның 7 апреленнән алып 4 июленә кадәр — Көнигсберг өлкәсе) – Россия Федерациясенең Үзәк Европа өлеше субъекты.
Калининград өлкәсе Россиянең аның башка территориясеннән тулысынча аерылган иң көнбатыш төбәге булып тора. Өлкәдә 941,8 мең кеше яши, шул исәптән шәһәрләр халкы аларның 80 процентын тәшкил итә. Өлкә үзәге – Калининград (Көнигсберг) шәһәрендә 421,1 мең кеше яши. 1996 елда Калининград өлкәсенә аерым икътисади зона статусы бирелде. Өлкә икътисады нигезен сәнәгать тәшкил итә.
География
Калининград өлкәсе Балтыйк диңгезе көньяк-көнчыгыш яр буеның бер өлешен били. Көньякта Польша белән чиктәш. Рельеф — бераз күтәрелгән түбәнлек, көньяк-көнчыгышта Балтыйк тезмәсе бар. Яр буе комлы пляжлардан гыйбарәт. Төньякта Калининград өлкәсе территориясенең бер өлеше диңгез дәрәҗәсеннән түбәнрәк ята.
Файдалы казылмаларда таш тоз, көрән күмер, балчык, төзелеш комнары, нефть, торф бар.
Климат — диңгез климаты белән уртача континенталь арасында. Гыйнварның уртача температурасы —3°…—5°С, июльнеке 15…17°. Еллык явым төшмнәр саны 700 ммны тәшкил итә. Вегетация дәвере 155—180 көн. Территориясенең 12% эчке сулар алып тора.
Эре елгалар: Неман вә Преголя. Йөздән артык күл бар. Өлкә территориясенең 7% баткаклы. Туфраклары көлсу һәм кәсле-көлсу.
Халык
Торак пунктлар
|
|
Административ бүленеш
Шәһәр округләре
| № | Шәһәр округы | Мәйдан, км² | Халык саны, кеше |
|---|---|---|---|
| I | Гурьев | 1 363 | ↗56 854[2] |
| II | Гусев | 643 | ↗37 616[2] |
| III | Калининград | 225 | ↗448 548[2] |
| IV | Ладушкин | 28 | ↗4033[2] |
| V | Мамоново | 100 | ↗8307[2] |
| VI | Пионерский | ↘11 633[2] | |
| VII | Светлый | 80 | ↗28 563[2] |
| VIII | Советск | ↘41 630[2] | |
| IX | Янтарный | 16 | ↘6464[2] |
| 3 | Гвардейск | 783 | ↘29 465[2] |
| 8 | Озёрск | 871 |
|
Районнар
| № | Район | Үзәк | Мәйдан, км² | Халык саны, кеше |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Багратионовск район | Багратионовск ш. | 1 146 | ↘34 097[2] |
| 2 | Балтийск районы | Балтийск ш. | 101 | ↗36 279[2] |
| 4 | Зеленоград районы | Зеленоградск ш. | 2 016 | ↗33 195[2] |
| 5 | Краснознаменск районы | Краснознаменск ш. | 1 280 | ↘12 441[2] |
| 6 | Неман районы | Неман ш. | 699 | ↘19 884[2] |
| 7 | Нестеров районы | Нестеров ш. | 1 062 | ↘15 756[2] |
| 9 | Полесск районы | Полесск ш. | 833 | ↘18 988[2] |
| 10 | Правдинск районы | Правдинск ш. | 1 300 | ↘19 357[2] |
| 11 | Светлогорск районы | Светлогорск ш. | 33 | ↗15 629[2] |
| 12 | Славск районы | Славск ш. | 1 349 | ↘20 441[2] |
| 13 | Черняхов скрайоны | Черняховск ш. | 1 286 | ↘49 232[2] |
Икътисад
Балык, машина төзелеше, ягулык, целлюлоза-кәгазь, азык-төлек тармаклары сәнәгатьнең төп тармаклары булып тора. Машина төзелеше комплексы предприятиеләренең күпчелеге Калининградта тупланган, алар суднолар, вагоннар, краннар, яктылык техникасы җиһазлары, катлаулы технология җиһазлары эшләп чыгара. Күрше дәүләтләр, Польша, Алмания һәм Литва төп тышкы сәүдә партнерлары булып тора.[4]
Туризм
- 2016 елда РФ да бердәнбер пляж — Калиниград өлкәсенең Янтарный бистәсе пляжы халыкара стандартларга җавап биргән һәм халыкара бүләккә — Зәңгәр байракка лаек булган[5][6].
Искәрмәләр
- ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2015. Архивировано 18 март 2015 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.
- ↑ Озёрский городской округ > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Калининград өлкәсе делегациясе Казанда(үле сылтама)
- ↑ Балтийский пляж первым в России получил Голубой флаг. Российская газета, 20.04.2016
- ↑ Пляж в пгт Янтарном Калининградской области первым в России получил «Голубой флаг», life-globe.com
