Черняховск
Черняховск (рус. Черняховск, 1946 елга кадәр Инстербург, алман. Insterburg) — Россия Федерациясенең Калининград өлкәсендә урнашкан шәһәр.
Халык саны —
Сәгать поясы
Тарих
Инстербург исемле кирмән Унсатрапис исемле прус авылы урынында Тевтон ордины тәречеләре тарфыннан 1336 елда нигезләнә. 1376 да кирмән литвалылар тарафыннан туздырыла, әмма тиз торгызыла. Ун өч еллык сугыш вакытында (1457) поляклар тарафыннан басып алына. Тевтон ордины җирләре секуляризацияләнгәч шәһәр Пруссия герцоглыгына күчә. 1583 тә шәһәр cтaтусы бирелә. 1590 да янгын бөтен шәһәрне диярлек юкка чыгара. 1709-1711 елларда шәһәр халкы тагун (чума) чире нәтиҗәсендә үлеп бетә. Шәһәрне терелтер өчен Литвадан һәм Эсʙичpәдән халык күчереп утыртыла. Җидееллык сугыш вакытында Инстербург рус оккупациясе астында булып ала.
1815 елдан шәһәр край (район) үзәге, ә 1860 елдан — тимер юллар төене (Кенигсберг — Ковно, Тилзит — Торунь тимер юллары киселеше) булып китә.
1944 нең 24 июнендә шәһәр Британ Һава-Хәрби көчләре тарафыннан тупка тотыла. 1945 нең 21-22 гыйнварында Инстербург Кызыл Армия тарафыннан алына. Потсдам конференциясе карарына күрә шәһәр СССРга күчә, ә 1946 дә шәһәргә рус гаскәрбашы Иван Черняховсᴋий хөрмәтенә Черняховск исеме бирелә.
Халык
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2014. Архивировано 2 август 2014 года.
- ↑ ОКТМО. 185/2016. Северо-Западный ФО
- ↑ https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/tab-5_VPN-2020.xlsx
- ↑ Чернәховск > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Чернәховск > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Чернәховск > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Чернәховск > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ 2010 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2014-12-06
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә