Вепслар

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Вепслар
гомуми сан
  • 6400 чел.
яшәү җире

Россия байрагы Россия Федерациясе:
5936 (2010 г.)[1], 8240 (2002 г.)[2]

Теле

вепс теле, рус теле

Дине

нигездә православие

Кардәш халыклары:

фин-угыр халыклары, кареллар

Логотип РУВИКИ.Медиа Вепслар РУВИКИ.Медиада

Ве́псы (вепс. vepsläižed; искергән — чудь) — Карелиядә, Вологда һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүче аз санлы фин-угыр халкы. 2006 елның апрелендә Россиянең Төньягында, Себердә һәм Ерак Көнчыгышында яшәүче төп аз санлы халыклар исемлегенә кертелә[3].

Атама һәм төркемчәләр

Үзатамалары — vepsä, bepsä, vepsläižed, bepsaažed, lüdinikad. этнонимы инде хәзерге заманда кулланыла башлый.

Вепсларның өч этнографик төркеме аерыла:

  • төньяк (Онега буе) вепслары;
  • урта (оят) вепслары;
  • көньяк вепслар.

Килеп чыгышлары һәм тарихлары

Төп мәкалә: весь (кабилә)

Бүгенге көндә тарихчыларда вепс этносының килеп чыгышы (генезисы) турында төгәл мәгълүмат юк. Галимнәрнең фаразлары буенча вепслар башка Балтыйк буе халыкларының формалашуы белән бәйле һәм, мөгаен, алардан б.э. 1нче меңьеллыгының икенче яртысында аерылып чыкканнар.

Вепслар беренче тапкыр б.э. VI гасырында искә алына дип исәпләнә (Иордан вас кабиләсе турында яза). Ибне Фадлан (X гасыр) вису кабиләсе турында яза. Рус елъязмалары, мөгаен, шушы ук халыкны XI гасырдан башлап весь дип атап йөртә башлый. Башка рус чыганаклары аларны нигездә чудь дип атап яза.

Традицион тораклары

Традицион тораклары һәм материаль мәдәнияләре төньяк русларныкына бик якын.

Дин

XI—XII гасырларда вепслар арасында православие тарала, ләкин җирле ышанулар озак сакланып килә, мәсәлән йорт иясенә (pert'ižand) ышанулар, чирлеләр өшкерүче (noid) янына йөргәннәр.

2002 елларда торак пунктларда вепсларның саны

Карелия Җөмһүрияте:

Петрозаводск шәһәре 2698

Шёлтозеро авылы 385

Рыбрека авылы 322

Кварцитный бистәсе 183

Кондопога шәһәре 155

Шокша авылы 119

Ленинградская өлкәсе:

Винницы авылы 309

Подпорожье шәһәре 118

Курба бистәсе 111

Лукинская авылы 101

Санкт-Петербург:

Санкт-Петербург шәһәре 318

Чыганаклар

  1. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2014-06-20 
  2. 2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу. Дата обращения: 24 декабрь 2009. Архивировано 21 август 2011 года.
  3. Распоряжение Правительства РФ от 17 апреля 2006 г. N 536-р, archived from the original on 2016-04-19, retrieved 2014-06-20