Весь (кабилә)
Весь һәм вису
X—XIV гасыр гарәп географлары вису халкын искә алып китәләр. Алар язганча, бу халык югра белән күршедә Идел Болгарыннан төньякта яшәгән. Әхмәт ибн Фадлан һәм әл-Гарнати китапларында вису арв халкы белән беррәттән искә алына. Болгар сәүдәгәрләре вису белән сәүдә иткәннәр: аларга тимер әйберләр сатып тире алганнар. Гарәпләрнең вису исеме астындагы кабилә рус чыганакларындагы весь кабиләсе белән тәңгәл килә дигән фараз бар.
Археология истәлекләре
Археологлар весь һәм мерә белән Көнчыгыш-Европа тигезлегенең төньягында V—VI гасырларга кадәр көн күргән Дьяков мәдәниятен бәйлиләр.