Водьлар
Водьлар | |
---|---|
Үз аталышы | vaďďalaizõd |
гомуми сан | |
яшәү җире |
|
Теле | водь теле, рус теле |
Дине | Православие |
Бүтән халыкка керүе | фин-угыр халыклары |
Кардәш халыклары: | эстоннар, финнар, кареллар, вепслар |
Водьлар РУВИКИ.Медиада |
Водьлар (үзатамасы vaďďalaizõd) — РФнең төньяк-көнбатышында (Ленинград өлкәсе Кингисепп районы) яшәүче балтика буе-фин халкы. Водьларның гомуми саны 73 кеше генә калган (2002, халык исәбен алу) — ↓ 68 (2010, бәяләмә). Нигездә, рус телендә аралашалар, водь теле юкка чыгу чигенә җиткән[2]. Дин тотучы водьлар — православие динендә.
Тарих
Водьлар — Копорье янындагы Иципино авылында очрыйлар. Көньяк Ватландия турында мәгълүматлар юк. Водьларның саны Луга елгасының түбән агымы), «үзән» водьлары (Бабинское, Глубокое, Копанское күлләре) һәм «югары» водьлар (Котлы бистәсе тирәсе). XIX гасыр уртасында водьларның саны 5 148 кеше булган; 1917 елгы авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматлары буенча 1 мең кеше; 1926 елгы халык исәбен алу буенча — 705 кеше.
Халык саны үзгәрү
Хуҗалык итү
Водьларның хуҗалык итү мәдәнияте РФ төньяк-көнбатышы халыкларыныкы белән охшаш. Төп кәсепләре — игенчелек, терлекчелек, күлләрдә һәм диңгездә балык тоту, урманчылык. XIX гасырда эш эзләп читкә китү дә булган.
Азык-төлек
Төп ризыклары — тәмәке кулланганнар.
Торак
Авылларда 30-60 хуҗалык булган. Тораклары көнчыгыш славян тибында булган, бер яки ике бура өй (рихи) һәм өйалдыннан торган. Йорт интерьеры шулай ук көнбатыш рус тибында: мичне, мич авызын ишеккә каратып, ишек янында ук салганнар, өстәл һәм кызыл почмак (юмалнурка) ишектән керү юлына капма-каршы почмакка куелган. Хуҗалар яшәгән йорт хуҗалык корылмалары белән П шәкелендәге ишегалды аша тоташкан була. Келәтне (ратис) һәм мунчаны (саун) аерым салганнар. Арыш көлтәсен киптергечләр- ригалар уртак файдаланылган.
Кием
Ир-ат киеме рус киеменә охшаш. Хатын-кыз киеме урак формасындагы күкрәкчә, муенсалар, колак һәм чигә алкалары. Баш киемнәре, күкрәкчәләр сәйлән белән чигелә, аккургашлар, тәңкәләр, кыңгыраучыклар асып бизәлә. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар ак төстәге гади күлмәк (уммико) кигән, башларын һәм җилкәләрен киң ак җәймә (ыгалина) белән каплаган. XIX гасыр уртасыннан рус хатын-кызлары кебек киенә башлыйлар.
Гаилә гореф-гадәтләре
ияләр»гә ышану яшәгән.
Авыз иҗаты
Водьларның фольклоры язып алынган хәлдә сакланган: әкиятләр, әйтемнәр, табышмаклар, үтенечләр, җырлар, сыктаулар һ. б. Туй җырлары, эпик җырлар, лирик җырлар, бию җырлары, хоровод җырлары, такмаклар яшәп килгән. Җырлар ялгыз да, күмәк тә башкарылган. Музыка уен коралларыннан канныль (кантеле), волынка (ракконилли), аэрофоннар, XX гасыр башыннан гармун кулланылган.
Чыганаклар
- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6
Әдәбият
- Рябинин Е. А. Финно-угорские племена в составе Древней Руси. СПб, 1997.
- Шлыгина Н. В., Тынурист И. В. Прибалтийско-финские народы России. М., 2003.
Сылтамалар
- Конькова О. И. Водь.История води. Коренные малочисленные народы Ленинградской области
- Vod. ethnologue.com.
- Водский язык на сайте «Водь. Водский язык и культура»
- VAĐĐA TODAY, is an open project run as a NGO aimed to popularize Votes' culture among the Internet community.
Искәрмәләр
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Vod. ethnologue.com.