Фин култыгы
Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа.
Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км.
Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп.
Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15…+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг (
Русия), Таллин ({{ {{{1), Һелсинки, Котка (
Финляндия).
Искәрмәләр
- ↑ {{{заглавие}}} // estonica.org.
- ↑ ЕСИМО. Солёность воды. Архивировано 21 август 2011 года.