Элҗен көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Элҗен көне
... хөрмәтенә аталган Илҗә (Ильяс) пәйгамбәр[d]
Елның көне 20 июль и 2 август
Сурәт
Логотип РУВИКИ.Медиа Элҗен көне РУВИКИ.Медиада
Ильяс пәйгамбәрнең күк йөзендә арбада йөрүе.

Элҗен көне, шулай ук Элҗен көн, Изге пәйгамбәр Ильяс көне (рус. Ильин день, День Святого пророка Ильи) — керәшен татарларының һәм православие диненә караган башка халыкларның бәйрәме. Кайбер төбәк керәшеннәрендә «Илҗин көне» дип тә әйтелә.

Элҗен көне 2 августта билгеләп үтелә. Бу көнне чиркәүгә йөрүчеләр, дини эчтәлектәге җырлар җырлап, догалар укып, тәре йөрешенә чыгалар, үзләрен һәм узып баручыларны изге су белән коендыралар. Чиркәүгә әйләнеп кайткач, келәү әйтеп, Бер Аллаһка шөкер кылалар, Аллаһ пәйгамбәре Ильяска акафист укыйлар[1].

Ильяс пәйгамбәр безнең эрага кадәр IX гасырда туа[2].

Дөньядагы күпчелек православие чиркәүләре Ильяс пәйгамбәрне олылау көнен юлиан календаре буенча 20 июльдә билгелиләр.

Рус православие чиркәве шулай ук юлиан календаре белән эш итә.

Григориан календаре буенча бәйрәм 2 августка туры килә.

Католик чиркәве Ильяс пәйгамбәр көнен аерым билгеләми.

Бу бәйрәмдә православие динендәгеләр игенче көнкүреше белән бәйле махсус мөрәсим (рус. обряд) уздыра.

Ильяс пәйгамбәрнең яңгырлар һәм корылык өстеннән хакимлеге булуын аның культы барлыкка килгән Борынгы Грециядә [3] һәм Якын Көнчыгышта да таныганнар.

Ильяс пәйгамбәр күк йөзендә арбада барганда каты тавыш чыгара, яшен атып, еланны эзәрлекли, дип ышанганнар. Бу изге пәйгамбәр хөрмәтенә төзелгән храмнарның күп булуы аны олылау билгесе булып тора. Ильяс пәйгамбәрне какшамас ныклыгы, саф булуы, Аллаһны данлап көрәшкәне өчен зурлыйлар.

Россиядә христиан дине кабул ителгәч, Элҗен көне славян Аллаһысы — күк күкрәтүче (рус. громовержец) Перун бәйрәмен алыштырган[4].

Элҗен көненең башка исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Ильяс пәйгамбәр». XIX гасыр. Россия.

рус. Ильин день, День памяти Ильи-пророка, Громобой, Держатель гроз, Громовержец, Сухой и мокрый, Морковник, Богатые соты, Бараний рог, Илья-грозный, Илья немилостивый, Илья сердитый, Илья наделящий, Ильюшечка, Ильюшка, Ильинская, Купальня; белор. Святая Ілля, Ілля-прарок, Ілля, Аля, Галляш; укр. Iлля, Громове свято; серб. св. Илија, Илиjа громовник, Илиндан; болг. Св. Илия, Гръмовник, Гръмоломник, Гръмодол, Аталия ден, Свети Илия гърмовник; пол. Święty Eliasz; чех. Svatý Eliáš[5]

Славян халык традициясендә Ильяс пәйгамбәр — күк күкрәве, күк ялкыны, яңгыр, уңышны һәм уңдырышлылыкны яклаучы. Ильяс — «дәһшәтле изге»[6].

Славян халык риваяте буенча, Ильяс күккә тере килеш алына. Изге күк буйлап утлы (алтын) арбада йөри[7]. Украина ышанулары буенча, кояш — Ильяс пәйгамбәр арбасыннан көпчәк, Киек каз юлы - (канатлы) атларда яисә ак атларда пәйгамбәр йөри торган юл. Күк күкрәү әнә шуннан килеп чыга да инде. Кышын Ильяс чанада йөри, шуңа күрә күк күкрәү булмый. Дөнья бетәр алдыннан Ильяс җиргә төшә һәм Кыямәт көне турында кисәтеп, өч тапкыр җирне әйләнеп чыга.

Бу бәйрәм табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый диләр. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән вакыт, аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен бу көнне кырда эшлләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар[8].

  • Авыл кешеләре Элҗен көне алдыннан йортларын җыештыра, хуҗалыкларын, иген кырларын күк күкрәүле яшенле яңгырдан саклау чаралары күргәннәр.
  • Ялтыравыклы көнкүреш әйберләрен, байлыкларын яшереп куйганнар.
  • Элҗен көнендә бер эш тә эшләргә ярамаган – үзенең бәйрәмен хөрмәт итмәгән өчен Ильяс пәйгамбәрнең ачуы килеп, җәзаларга мөмкин, дип уйлаганнар. Калуга губернасында эшкә чыккан кешене үз авылдашлары ук җәзага тарткан: атын туарганнар, дирбиясен сыраханәгә алып барып, сатып эчкәннәр[1].
  • Туй итәргә ярамаган.
  • Бу көнне яуган яңгыр суында юынсаң — сәламәтлегең ныгый, дип ышанганнар.
  • Элҗен көннән соң һава торышы начарая, су коену тыелган.
Риваять буенча, Ярослов Зирәк Элҗен көнендә шәһәргә нигез салган

Элҗен көне РФ Һава-десант гаскәрләре көне белән туры килгәнгә, Ильяс пәйгамбәр Россия һава-десант гаскәрләренең яклаучысы булып санала.

Бәйрәм белән бәйле сынамышлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Элҗен көне төшкә чаклы җәй, төштән соң көз;
  • Элҗен көне өйләдән соң көз;
  • Элҗен җәйне тәмамлый;
  • Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара;
  • Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый;
  • Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була;
  • Элҗеннән соң яңгырлар ешрак ява[9][10].
  1. 1 2 Миасс сегодня
  2. День Ильи-пророка - Ильин день - праздник, в который купаться нельзя 2014 елның 18 июль көнендә архивланган.
  3. Православная энциклопедия. Том XXII. М.: Церковно-научный центр «Православная энциклопедия», 2009, 236-259 бит. ISBN 978-5-89572-040-0
  4. Holidays/elijahs-day
  5. [1]
  6. [2]
  7. [3]
  8. Керәшен этник төркеменең милли традицион календарь бәйрәмнәре
  9. Татар халык мәкальләре. 1 том. (төзүчесе Нәкый Исәнбәт). Казан, 1959 ел, 915 бит.
  10. Керәшен этник төркеменең милли традицион календарь бәйрәмнәре
  1. О. В. Котович, И. И. Крук. Золотые правила народной культуры. Минск: Адукацыя i выхаванне, 2010, 592 бит. ISBN 978-985-471-335-9

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]