Халыкара озон катлавын саклау көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Халыкара озон катлавын саклау көне
Халыкара озон катлавын саклау көне
1957-2001 елларда Антарктидада озон катлавының хәле.
Башка атамалары Бөтендөнья озон көне
Кабул ителгән 1994 ел
Үткәрелү көне 16 сентябрь
Оештырган БМО Генераль Ассамблеясе
Кагылышы озон катламын җимергеч матдәләр буенча Монреаль беркетмәсен имзалау көне

Халыкара озон катлавын саклау көне (ингл. International Day for the Preservation of the Ozone Layer, исп. Día International de la Preservación de la Capa de Ozono, фр.  la Journée internationale de la protection de la couche d'ozone, гарәп. اليوم العالمي للحفاظ على طبقة الأوزون‎, кыт. 保护臭氧层国际日, рус. Международный день охраны озонового слоя ) — 16 сентябрьгә билгеләнгән халыкара көн. БМО Генераль ассамблеясе тарафыннан 1994 елда махсус резолюциядә игълан ителә (№ A/RES/49/114).

Халыкара көн датасы озон катламын җимергеч матдәләр буенча Монреаль беркетмәсен имзалау көне истәлегенә сайланган.

Дәүләтләргә, БМО әгъзаларына бу көнне, Монреаль беркетмәсе бурычларына һәм максатларына туры китереп, төгәл бер эшчәнлекне пропагандалауга багышларга тәкъдим ителә.

БМО генераль секретаре Кофи Аннан үзенең юлламасында 2006 елда озон катламын саклау буенча зур алга китеш булуын билгеләп уза, озон катлавын торгызуны фаразлый торган оптимистик фаразлар турында әйтә.

2011 елның 16 сентябрендә Мәскәүдә беренче тапкыр Халыкара озон катлавын яклау көне билгеләп үтелә. Әлеге чараны үткәрү Россия Федерациясендә озон таркаткыч матдәләрне чыгару проектын гамәлгә ашыруга багышланган була. Халыкара озон катлавын яклау көне Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Сәнәгать үсеше буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ЮНИДО), Глобаль экология фонды (ГЭФ), 19 нчы Дәүләт политехника көллияте ярдәмендә уздырыла.

Көн темасы

  • 2002 — «Күгебезне саклау: үзегезне саклагыз, озон катлавын саклагыз».
  • 2003 — «Күгебезне саклау: балаларыбыз өчен күп нәрсә эшлисебез бар».
  • 2004 — «Күкне саклау: безнең максат — озон катлавына уңай тәэсир ясаган планета».
  • 2005 — «Озон турындагы уйлап — кояш куркынычсызлыгы өчен!»
  • 2006 — «Озон катлавын сакла: Җирдәге тормышны коткар».
  • 2007 — «2007 елда уңышка ирешүнең 20-еллыгын бәйрәм итү».
  • 2008 — «Монреаль беркетмәсе — глобаль мәнфәгатьләрдә глобаль партнерлык».
  • 2009 — «Гомумкатнашуны тәэмин итү: озон катлавын саклау эше дөньяны берләштерә».
  • 2010 — «Озон катлавын саклау: яхшы идарә итү һәм кабул ителгән йөкләмәләрне үтәү үрнәге».
  • 2011 — «Гидрохлорфторуглеродлардан этаплы баш тарту: уникаль мөмкинлек».
  • 2012 — «Киләчәк буыннар өчен атмосфераны саклау».
  • 2013 — «Сәламәт атмосфера — без теләгән киләчәк».
  • 2014 — «Озон катлавын саклау: миссия һаман шул».
  • 2015 — «Озон: сезнең белән ультрашәмәхә нурларар арасында».
  • 2016 — «Бердәм дөнья белән торгызылган озон һәм климат».
  • 2017 — «Кояш астындагы тормышның барлык формаларын кайгырту».
  • 2018 — «Тынычлыкны саклагыз һәм дәвам итегез: Монреаль беркетмәсе».
  • 2019 — «Торгызуның 32 елы».
  • 2020 — «Томыш өчен озон: озон катлавын яклауның 35-еллыгы».
  • 2021 — «Монреаль протоколы. Үзебез өчен, ризыгыбыз өчен, вакцинабыз өчен салкынлык тәэминаты».
  • 2022 — «Монреаль протоколы. 35: Дөнья берләшмәләре Җирдәге тереклек өчен».

Сылтамалар

озоновая дыра над Антарктикой в сентябре а.