Кофи Аннан

Кофи Атта Аннан (1938 елның 8 апреле2018 елның 18 августы) – ганалы дипломат, ул 1997 елның гыйнварыннан 2006 елның декабренә кадәр Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибе вазифасында хезмәт итте. Кофи Аннан һәм БМО 2001 елда Тынычлык өчен Нобель бүләге иясе булдылар[1]. Ул Кофи Аннан вакыфына нигез салучы һәм аның рәисе иде, шулай ук Нельсон Мандела нигезләгән «Аксакаллар» халыкара оешмасының җитәкчесе булды.[2][3]

Аннан Кумаси шәһәрендә туа, аннан Макалистер көллиятендә икътисад өйрәнә, Женева институтында халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә укый, Массачусетс технология институтында идарә эшен өйрәнә. 1962 елда БМОда эшли башлый, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының Женевадагы офисында хезмәт итә. Шуннан соң БМО штаб-фатирларында төрле вазифаларны билгели, шул исәптән 1992 елның мартыннан 1996 елның декабренә кадәр Генераль сәркатипнең урынбасары буларак тынычлык урнаштыру эшләрен җитәкли. БМО Иминлек шурасы 1996 елның 13 декабрендә аны Генераль сәркатип итеп билгели, соңрак Генераль ассамблея бу карарны раслый. Шулай итеп ул БМО хезмәткәрләре арасыннан билгеләнгән беренче генераль сәркатип була. 2001 елда ул яңа мөддәткә сайлана. 2006 елның 31 гыйнварында эш мөддәте тәмамлана, аның эшен Пан Ги Мун дәвам итә.

Генераль сәркатип вазифасын биләгән елларда Аннан БМОның катлаулы бюрократия системасына үзгәрешләр кертә; КИВ (ВИЧ) инфекциясенә каршы көрәшә, аеруча Африкадагы программаларны көчәйтә; БМО Дөньякүләм килешүен башлап җибәрә. Иминлек шурасын киңәйтмәгән өчен аны бик каты тәнкыйтьлиләр, «Ризык өчен Нефть» программасы белән бәйле тикшерү эшләре башлагач, аның үзеннән дә сорау алалар.[4] БМОдан киткәч, ул 2007 елда халыкара үсеш юнәлешендә эшли торган Кофи Аннан вакыфын нигезли. 2012 елда Аннан БМО һәм Гарәп дәүләтләре Лигасының Сүриядәге уртак махсус вәкиле итеп билгеләнде.[5][6] Ул һаман дәвам итә торган конфликтның чишелешен табарга булышырга тиеш була, әмма БМОның тиешенчә эшләмәве, уңышка ирешә алмавы аркасында бу вазифадан баш тарта[7][8]. 2016 елның сентябрендә Мьянмада мөселманнарны җәберләүне тикшерергә тиешле БМО махсус комиссиясен җитәкли.[9]

Кофи Аннан 2018 елның 18 августында озакка сузылмаган авырудан соң Швейцариядә, Берн шәһәрендә вафат булды. БМО гамәлдәге Генераль сәркатибе Антониу Гутерреш Кофи Аннан тынычлык чемпионы һәм көчне игелеккә юнәлтүче шәхес иде дип әйтте.[10]

Шәхси тормыш һәм үлем

1965 елда Кофи Аннан аксөяк гаиләсендә туып-үскән нигерияле Тити Алакийага өйләнә. Берничә елдан соң аларның кызлары Ама һәм соңрак уллары Коджо туа. 1970-еллар ахырында гаилә таркала башлый,[11] һәм алар 1983 елда рәсми рәвештә аерыла.[12] 1984 елда Аннан Нана Аннанга – БМОдагы швед милләтле юрист һәм атаклы Рауль Уалленбергның туганына – өйләнә.[13] Нананың беренче никахта туган кызы Нина бар

Кофи Аннан озакка сузылмаган авырудан соң 2018 елның 18 август иртәсендә Швейцариянең Берн шәһәрендә вафат була.[14][15][16]

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

  1. Kofi Annan - Biographical. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2016.
  2. Annan, Kofi The Nobel Peace Prize 2001. nobelprize.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2013.
  3. Kofi Annan | Ghanaian statesman and secretary-general of the United Nations. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2016.
  4. The Verdict on Kofi Annan, The New York Times (30 March 2005). 12 сентябрь 2016 тикшерелде.
  5. United Nations Department of Political Affairs - Syria. Un.org (19 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2013. Архивировано 3 май 2013 года.
  6. Marcus, Jonathan Syria unrest: Opposition seeks arms pledge. BBC News (28 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2013.
  7. Kofi Annan resigns as UN Syria envoy. The Times of India (2 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 август 2012.
  8. Kora Award winners announced (20 ноябрь 2000). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2016. Архивировано 25 март 2017 года.
  9. Kofi Annan vows to lead impartial Myanmar mission. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 сентябрь 2016.
  10. Statement by the Secretary-General on the passing of former Secretary-General Kofi Annan. United Nations Secretary-General (18 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 август 2018.
  11. No Peace for Kofi. New York Magazine. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2018.
  12. Kofi Annan Fast Facts. CNN International. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2018.
  13. Leney-Hall, Katya (2012). "Annan, Kofi Atta". in Akyeampong, Emmanuel K.; Gates, Henry Louis Jr.. Dictionary of African Biography. Volume I. Oxford; New York: Oxford University Press. p. 238. ISBN 978-0-195-38207-5. https://books.google.dk/books?id=39JMAgAAQBAJ&pg=PA238. Retrieved 18 August 2018. 
  14. Kofi Annan, former UN chief, dies at 80, BBC. 18 август 2018 тикшерелде.
  15. Former UN chief Kofi Annan dies. Al-Jazeera. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2018.
  16. Former UN chief Kofi Annan dies at 80 (en-GB), BBC News (18 August 2018). 18 август 2018 тикшерелде.