Антониу Гутерреш
Антониу Гутерреш , Анто́ниу Мануэ́л де Оливе́йра Гуте́рреш, порт. António Manuel de Oliveira Guterres (1949 елның 30 апреле, Португалия, Лиссабон) — Португалия сәясәтчесе, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. Португалия премьер-министры (1995-2002). 2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибе.
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 30 апрелендә Португалиянең башкаласы Лиссабон шәһәрендә туган. «Инженер» белгечлеге буенча Югары техник институтны (порт. Instituto Superior Técnico) тәмамлаган (1971). Испан, француз һәм инглиз телләрен камил белә. Католик динен тота.
1973—1975 елларда Югары техник институтта укыта.
1974 елдан — Португалия социалистик фиркасе (ПСФ) әгъзасы, 1992—2002 елларда — ПСФ генераль сәркатибе.
1995-2002 елларда Португалия Республикасының премьер-министры.
2005-2015 елларда БМО качаклар буенча баш комиссары.
Гаиләсе
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ В ООН выбрали нового Генерального секретаря. РБК
- ↑ Artemrede сайтында, archived from the original on 2016-10-14, retrieved 2016-12-15