Татарстан Республикасы байрагы көне

Татарстан Республикасы байрагы көне (рус. День флага Республики Татарстан) — Татарстан Республикасында 29 ноябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм, Татарстан Республикасы дәүләт байрагын кабул итү датасы белән бәйле[1]. Республикада рәсми эш көне булмаган бәйрәм көне булып саналмый.

Тарих

1990 елның 30 августында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 1992 елның 7 февраленнән республика рәсми рәвештә «Татарстан Республикасы» дип атала башлый. Республиканың яңа сәяси-хокукый статусы дәүләт символлары булдыруны таләп итә[2].

1990 елда ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Конституция комиссиясе төзелә. Аның составында дәүләт символларын — байрак, герб һәм гимнны эшләү буенча махсус эш төркеме булдырыла, аны халык депутаты һәм шагыйрь Ренат Харис җитәкли. Ачык конкурслар игълан ителә, ә символ проектлары республика матбугатында басылып чыга һәм фикер алышуга куела[3][4]. Күпчелек тавыш белән ТАССР халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов иҗат иткән байрак проекты сайлап алына[5]. ТАССР Югары Советында проектны карау барышында байракның төсләре һәм полосаларының киңлеге буенча каршылыклар туа, әмма эш төркемнең тәкъдимен 194 депутат хуплый.

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы 1314-XII номерлы карары белән дәүләт байрагын раслый. Бу дата Татарстан байрагы кабул ителгән көн дип санала[6].

Флагның тасвирламасы

Татарстан Республикасы дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь буйлы туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байрак киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм киңлекләре буенча тигез булган яшел һәм кызыл буйлар арасында урнашкан. Яшел буй өстә урнашкан. Флагның киңлеге озынлыгына 1:2 нисбәтендә[7].

Татарстан Республикасы Дәүләт байрагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз яшеллеге, яңарышны; ак — пакьлекны; кызыл — җитлегү, энергия, көч һәм тормышны [7].

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы дәүләт байрагын куллану тәртибе «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында»гы канун белән көйләнә. Байрак республиканың рәсми символы булып тора һәм билгеләнгән нормаларга ярашлы рәвештә дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә, рәсми чараларда һәм тантаналарда кулланыла[8].

Дәүләт учреждениеләрендә, бәйрәмнәрдә һәм тантаналы чараларда Россия байрагы белән беррәттән Татарстан байрагы да күтәрелә[9].

Бәйрәм итү

29 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы байрагы көне рәсми түгел, шул ук вакытта бу дата тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия, ул истәлекле һәм агарту чаралары үткәрү белән билгеләп үтелә[10].

Бу көнне мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында Татарстан Республикасы дәүләт символлары тарихына багышланган гражданлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, лекцияләр һәм тематик әңгәмәләр уздырыла[11]. Музейларда, китапханәләрдә һәм мәдәният үзәкләрендә байрак кабул ителү тарихын, аны эшләү этапларын һәм проект авторларының биографияләрен чагылдырган күргәзмәләр, мәгълүмат стендлары, презентацияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла[12]. Мәгълүмат чараларында һәм хакимият органнарының рәсми интернет-ресурсларында бу датага багышланган белешмә материаллар, архив документлары һәм тарихи күзәтүләр басыла, конкурслар үткәрелә[13].

2025 елның 29 ноябрендә Казан телеманарасы Татарстан байрагы төсләренә керә[14]. «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» Казан җирле бүлеге активистлары Казанның Бауман урамында Татарстан байрагы төсләренә буялган тасмалар тарата[15]. Нурлатның «Ледок» клубы хоккейчылары Татарстан Республикасы байрагына багышланган матч уздыра[16].

Искәрмәләр

  1. День флага Республики Татарстан! Государственное бюджетное учреждение «Управление материального обеспечения». Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  2. Ильнур Миннуллин. Символика Татарской АССР. КиберЛенинка. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  3. Руфина Гималетдинова. День флага Республики Татарстан отмечается сегодня. media.kpfu.ru (29 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  4. Гөлнар Гарифуллина. «Безнең флаг матур, гади, бер артык җире дә юк» — бүген Татарстан Дәүләт флагы көне. intertat.tatar (29 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  5. Государственная символика. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  6. Самарин А.А. Государственная символика Республики Татарстан. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  7. 1 2 Татарстан Республикасы дәүләт флагы. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  8. Закон Республики Татарстан от 14 июля 1999 г. N 2284 "О государственных символах Республики Татарстан". Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  9. Татарстан флагы дуслык һәм бәхет теләп җилферди. shahrikazan.ru (29 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  10. День Государственного флага Республики Татарстан. tps.tatarstan.ru (29 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  11. Татарстан Республикасы флагы көне! sarmanovo.tatarstan.ru (27 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  12. Информационный час "История флага Татарстана сквозь призму лет. kitap.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  13. Победительница конкурса «Флаг Татарстана»: «Мама, мы выиграли! Нас так много людей поддержало!» milliard.tatar (16 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  14. В честь Дня флага Татарстана телебашня в Казани окрасится в яркие цвета. evening-kazan.ru (29 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  15. В Казани молодогвардейцы раздали прохожим ленточки с республиканским триколором. rt-online.ru (28 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.
  16. Юные хоккеисты Ледка провели матч в честь Дня флага Татарстана. nurlat-tat.ru (29 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2026.